Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң яхшы игенчеләре акчалата премия алдылар

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән “2022 елның иң яхшы комбайнчысы” конкурсында 17 Әлки егете зур күләмдәге акчалата премияләргә лаек булдылар. Аны халык телендә “Президент премиясе” дип тә атап йөртәләр.

 

Республика комбайнчылары конкурсында җиңеп 50шәр мең сумлык акчалата премияләргә түбәндәге игенчеләр лаек булдылар: “Хузангай” җәмгыятеннән  Константин Чугунов, Сергей Ермолаев, Лев Мукусев, Григорий Зварич, Максим Морелев, Владимир Смирнов, Анатолий  Краснов, “Востокзернопродукт”тан Җәүдәт Хисмәтов, Тәлгать Кәлимуллин.

30ар мең сум акчалата премия ияләре булып “Востокзернопродукт”тан Илмир Кәлимуллин, Рамил  Садыйков, Радик  Хисамов, Азат Әхмәтов һәм “Хузангай”дан  Вячеслав Илюхин табылдылар.

Игеннәрне теземнәргә салучылар конкурсында җиңеп 40 меңәр сум премиягә “Хузангай”дан Вадим Морелев, Нәгыйм Вахитов, Әмир Нуретдинов ия булдылар.

Алдынгы игенчеләребезне зур хезмәт җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев