Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районының Лисенков исемендәге музейда тарихи ядкарьләр саклана

Районыбызда С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее эшләвен якташларыбызның һәммәсе дә беләдер.

 Алсу Закирова
Районыбызда С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее эшләвен якташларыбызның һәммәсе дә беләдер. Һичшиксез, әлеге тарихи бинада булып, моннан күп гасырлар элек туган төбәгебездәге тормышны күзалларга ярдәм итүче ядкарьләрне карап, районыбыздан чыккан танылган кешеләр турында тыңлап, музейның кызыклы үз тарихы белән танышып чыкканыгыз бардыр. 
“Әлки хәбәрләре” газетасында да музейдагы һәр яңалык турында хәбәр ителеп, язмалар әледән-әле бастырыла. Шулай да без беразга үткәннәргә кире кайтырга, хатирәләрне яңартырга булдык. 
Музейда безне экскурсовод Гөлсинә Гәрәева каршы алды. Ул һәрбер экспонат турында бик тә эчтәлекле итеп һәм зур кызыксыну уятырлык итеп сөйли. Без бүген музейның җиде залының берсенә – археология бүлмәсенең бер кечкенә почмагына тукталдык. Профессор, археолог Альберт Борһанов 2005 елда Нохрат елгасы буенда казу эшләре алып бара. Анда бик күп әйберләр: чуен ватыклары, тимер кайчы, пычак, кадаклар, авыл хуҗалыгы кораллары, балталар, ук очлары, бронза бизәнгечләр, төрле чүлмәк ватыклары табыла. Әлеге табылдыклар XIII-XIV гасырларга карый. Алар янында гына мамонт тешләре урнаштырылган, йонлач мөгезборын мөгезе дә бар. 
–     Безнең төбәктә шундый хайваннар яшәвенә кайчакта күңел ышанып та бетми. Әмма бу хакта гарәп сәяхәтчесе Ибн Фадлан да елъязмаларында язып калдырган. Быел, белүегезчә, илебез, бөтен мөселман дөньясы, татар халкы өчен зур әһәмияткә ия вакыйга – Ислам дине рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп үтте. Х гасырда, шул мөһим вакыйга барышында безнең якларга Багдаттан алда телгә алынган елъязмачы килә. Ул Чирмешән елгасы буенда берәр айлап яши һәм күргәннәрен язып калдыра. Анда: “Бер зур җәнлек күрдек. Аның борыны урынында – мөгез. Ул бер атны күтәреп алды да еракка алып ыргытты”, – дигән сүзләр бар. Шундый тарихи чыганакны да укыгач, әлеге чор тормышы тулырак күз алдына килеп баса, шаккатарлык вакыйгаларның дөреслегенә инанасың, – дип сөйләп китте Гәлсинә Гәрәева. 
Нохрат авылы урында кечкенә шәһәрчек булуы да райондашларыбызга билгеле. Анда көмешчеләр яшәгән, төрле бизәнү әйберләре, кирәк-ярак ясаган. Бүгенге район үзәге шәһәрчекләр уртасында булган. Янәшәдә Нохрат, Биләр, Болгар, Сувар шәһәрчекләре урнашкан. Болгардан килүче юлчылар Нохратта ял иткәннәр, аннары Биләргә кузгалганнар. Шуның өчен дә безнең төбәктә борынгы экспонатлар күп табыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев