Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Ташбилге авылында Сабантуй узды

Бүген, 9 июньдә, Ташбилге авылында сабан туен бәйрәм иттеләр.

Авыл уртасында әзерләнгән мәйдан тирәсенә үз җирлекләрендә хезмәт итүче абый-апалар, биредә көн күрүче өлкәннәр, бала-чагасы, нәни сабыйларын җитәкләгән аналар, бәйрәм булачагын ишетеп кайткан кунаклар җыелды. Биредә кеше күп түгел, бер-берсен бик тә яхшы белгән, туганнардай якыннар килгән иде. Авылның имам хатыйбы Исмәгыйль Ситдыйков Коръән сүрәсен укып, бәйрәмне башлап җибәргәннән соң сүз алган авыл җирлеге башлыгы Рәмзил Әхмәдиев та нәкъ менә шуңа басым ясады.


— Бу безнең кече Сабантуй, Авыл көне дип әйтсәк тә була. Авылдашларның үзләренең күрешеп сөйләшүе үзе генә дә ни тора! Рәхәтләнеп ял итик, уеннарда катнашыйк. Әзерләгән бар бүләкләрне дә алып кайтыйк, — диде ул, авылдашларын бәйрәм белән котлап.

 
Бүләкләр дә җитәрлек әзерләнгән. Ике тәкә алынгын. Аларның берсе мультиварка белән абсолют батырга бирелсә, икенчесе кечерәк авырлыктагы көрәшчеләр өчен каралган. Кече яшьтәге батырга бүләккә куян да алынган.

 
Санбантуйны уйнатып та җырлатып, район мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфирә Нургалиева алып барды. Уеннар исә күп иде: авыл халкы чүлмәк тә ватты, кул да көрәштерде, гер да күтәрде, аркан да тартышты.

 
Авылга Ленар Гыймаев, Энҗе Абдуллина, Айгөл Әхмәдиева, Илһам Мифтахов башкаруында дәртле, күңелле җырлар яңгырап торды. 
Тәмле хуш ис таратып, коймак һәм пылау пеште. Аның белән һәркем сыйлана алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев