Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлки авылында Яңа ел рухында бизәлгән йортлар күп

Яңа ел алдыннан авыл кешеләренең үз йортларын гирляндалар белән төрлечә бизәве матур бер гадәткә әйләнеп бара.

 Әлеге күңелле бәйрәм үзенең ниндидер бер могҗизалыгы белән башкаларыннан үзгә бит ул. Һәркем теләкләренең кабул булуын, яхшыга үзгәрешләр көтә. Авыл йортларының төрледән-төрле утлар белән җемелди башлавы әкияти сихрилекне тудырырга ярдәм итә, күңелне күтәрә.
Авыл башында ук салынган урта белем бирүче авыл мәктәбе дә быел районның шундый уку йортлары кебек үк бизәлеп,  ерактан ук җемелдәп күренеп торды. Аның һәр тәрәзәсе төрле төстәге гирлянда утлары белән янып, хәтта узып баручыларда да бәйрәм кәефе тудырды.    
1.    Авыл мәктәбе. 


Түбән Әлки авылында хуҗаларның вакыт табып, көч куеп, иҗади сәләтләрен эшкә җигеп,  Яңа ел рухында  бизәлгән кайбер йортларны сезгә дә күрсәтәсебез килә. 
2.     Гүзәл һәм Фәнис Садриевлар йорты.  Аларның йорт алдында зур урман гүзәле урнаштырылып бизәлгән. “Балаларга күңелле булсын дип тырышабыз. Урамга чыгып, бергә бизәү үзе үк бәйрәм кәефе тудыра, күңелне күтәрә”, - ди Гүзәл.  


3.    Нәфисә апа белән Мансур абый Галиевлар яшәгән йорт  яныннан да битараф кына үтү мөмкин түгел. 
-    Йортымны ел да шулай бизим. Дөньяда бер генә яшибез, Яңа еллар күңелле үтсен дип тырышам. Бәйрәмгә оныкларым да кайта алмый, әмма мин моны авыл халкы өчен эшлим, урамнан карап үткәндә, күңелләре күтәрелсен дим. Миннән күреп, ике як күршем Илгиз Низамов һәм Рөстәм Әдиуллиннар да өйләрен шулай бизи башлады, - ди Мансур абый. 


4.    Наилә һәм Фәнил Миңгалимовлар йорты. 
-    Декабрь аен бик яратам мин. Бик күпләр өй эчен, тышын, йорт тирәләрен бизи. Бу үзе үк әкияти бер мохит тудыра. Без дә бу чарада катнашабыз. Ел саен моны үзенчәлеклерәк итеп эшләргә тырышабыз. Хезмәтебезне бәялиләр дә, ел саен авылда үткән чыршы бәйрәмендә бүләкләнәбез дә. Бу безгә икенче елны да йортыбызны тагын та матуррак итеп бизәргә этәргеч ясый, - диде Наилә апа.

 
5.    Бик яратып, аеруча зур тырышлык белән бизәлгән йортларның тагын берсе  - Гөлсирә Әдиуллина гаиләсенеке. Аны шулай уллары, төрле кул эшләренә оста Артур бизи икән. Әлеге йорт узган елларда Яңа ел бизәлеше буенча җиңү дә яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев