Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Төзүчеләр көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Ул – уңыш һәм тотрыклылык нигезе. Әгәр дә сезнең эшегез бар икән, димәк, безнең территория үсә, ә халык тормышы яхшыра бара дигән сүз! Районның социаль инфраструктурасын ныгыту төзелеш тармагы хезмәткәрләре эшчәнлегенә бәйле. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. 

Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә. Төзүчеләрнең хезмәт җимешләре ничәмә ничә буынга хезмәт итәчәк.

Бәйрәм көнегездә сезгә тырыш хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.

Әлки районының барлык төзүчеләренә нык сәламәтлек, бәхет, эшегездә яңа уңышлар телим. Барлык уй-ниятләрегез кешеләр өчен кирәкле булган эшләргә әверелсен һәм лаеклы нәтиҗәләрен бирсен.

Александр Никошин, Әлки муниипаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев