Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе иң яхшы хат ташучыларны бүләкләде

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре менә берничә ел инде газеталарга яздыру кампаниясе вакытында хат ташучыларда үз эшләрен мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк башкаруда кызыксыну уяту өчен бәйге үткәрә.

 Менә бу юлы да без, җиңүчеләргә лаеклы бүләкләрен тапшыру өчен, иң яхшы хат ташучыларны эш урыныбызга чакырдык.

–    Районның бердәнбер басмасы һәм хат ташучылар арасындагы мөнәсәбәтләр бары тик ныгый гына барыр, дип өметләнәм, – дип ассызыклады баш мөхәррир Азат Низамиев, җиңүчеләргә бүләкләрне тапшырып.   – Нәкъ менә хат ташучыларда без ярдәмчеләребезне күрәбез. Безнең өчен язылучылар исәбен арттыру гына түгел, ә газетаның укучыларына вакытында килүе дә мөһим. Монда өзеклекләр булмасын өчен, бар тырышлыгыгызны куюыгызны да яхшы беләбез. Моның өчен без сезгә рәхмәтле. 


Баш мөхәррир хезмәтләре белән башкаларга үрнәк булырдай, абунәчеләр белән элемтәне ныгытырга ярдәм итүче хат ташучыларның исемнәрен атады. 


Юхмачы авылыннан булган Наталья Колокова почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе булып эшли.

колоколова

 Ул шул вазифада 34 ел хезмәт иткән. Аның кул астында Югары һәм Түбән Кәчи авылларында, шулай ук халкы күп булган Юхмачы авылларындагы абунәчеләргә газетаны вакытында таратып торучы дүрт хат ташучы бар. “Хат ташучыларның җирле халык белән мөнәсәбәтләре яхшы. Кешеләр бер-берсен белә. Хат ташучылар безнең тәҗрибәле, намуслы һәм хезмәтләрен яратканнары өчен, аларны күпләр хөрмәт итә”, – дип сөйләде Наталья Викторовна. 

Чуаш Борнаенда яшәүче Елена Макарова хат ташучы булып 2016 елдан бирле эшли.

макарова

“Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Авылның ялгыз кешеләре үзләрен беркемгә кирәкмәгәндәй хис итмәсеннәр өчен, аларның һәркайсын тыңларга, күңеленә хуш килерлек сүзләрне табарга тырышам”, – дип билгеләп үтте ул. Хат ташучыга газетаны таралып урнашкан бар авыл буенча йөреп таратырга туры килә. 10 чакрымга сузылган юлны үтү өчен, кайчакта 3-4 сәгать вакыт кирәк. Ире Сергей, хат ташучының авыр хезмәтен аңлаганга, электросамокат бүләк иткән. “Иремә мин бик тә рәхмәтле. Бу транспорт минем хезмәтемне күпкә җиңеләйтте”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Елена Николаевна.

Чыннан да, бу үзгәреш аңа эшен күпкә тизрәк башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Елена һәм Сергей Макаровлар ике бала үстерә. Уллары Руслан 9 сыйныфны тәмамлаган, җәй айларында  “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт итеп, акча да эшли башлаган икән. Кечкенә уллары Стас та кул арасына кергән, хуҗалыкта ярдәм итә. Әниләре алар белән бик тә горурлануы турында да сөйләде.

 

 Тагын бер бүләк иясе – Карга авылы почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Рафидә Садыйкова.

Ул әлеге хезмәттә 19 нчы елын эшли икән инде һәм лаеклы ялда булуына карамастан, эш урынын әлегә ташларга уйламый. Шулай булмый мөмкин дә түгелдер, ул бит аның сайлап алып, үзләштергән белгечлеге. Рафидә апа  Казан элемтә электротехникумының почта бүлеген тәмамлаган. Үз авылында эшләр өчен, әле урау юллар үтәргә туры килгән. Башта юллама белән Вологда шәһәренә җибәрелгән. Өч елдан соң гына башта – Казанга, аннары тормышлы булгач кына, авылына кайтырга һәм берничә елдан соң үз белгечлеге буенча почта бүлегенә эшкә урнашырга насыйп булган. 

почтальон
Башта хат ташучы булып урнаштым, аннары авыл бүлегенең җитәкчесе булдым. Хат ташучы вазифасын да башкарырга да туры килә. Кар-боз, яңгыр яуса да, газетаны көнендә таратырга тырышам. Чөнки кешеләрнең газетаны көтеп алуларын яхшы беләм. Бәхеткә, күпләр газетага бик теләп языла. Икеләнеп торучыларга: “Әлки хәбәрләре” – район көзгесе бит ул, бар яңалыклар, белгән кешеләр турындагы язмалар шунда басылып тора. Күршеңне язарлар, белмичә дә калырсыз”, – дип аңлатам. Акчаны соңрак түләгәннәрен көтеп, бурычка булса да яздырам, – дип сөйләде ул безгә эше турында.

 Базарлы Матак почта элемтәсе бүлеге хат ташучысы Фәния Шәрәпова да – редакциябез кунагы булды.

фания шараповаУл урта мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укыганда ук хат ташучы булып эшләп ала. Аннары күп еллар узгач, башка өлкәләрдә хезмәт иткәннән соң, почта элемтәсе бүлегендә җиң сызганып эшкә алынырга туры килә. Һәм үз урынындагы кеше ул, дип һич икеләнми әйтергә була. Беренчедән, хат ташучы булып эшләвенә дә дистәдән артык вакыт үткән. Шул еллар эчендә язылу кампаниясендә эшне тиешенчә үтәве белән ул дүрт тапкыр бүләкләнгән. Уңышның сере нидә һәм “Әлки хәбәрләренә” ни өчен язылырга кирәк, дигән сорауга ул болай диде:  


Язылу кампаниясендә ни өчен планны вакытында тутыруга килгәндә, шуны әйтәсе килә: эшеңне, кешеләрне яратырга кирәктер. Күңелең төшенке булганда да, елмаеп, шаяртып-көлеп сөйләшергә яратам. Бәлки, шуңа якын итәләрдер. Кайчакта хәтта чит участокныкылар да миңа килеп, газетага язылалар. Ә  үз җирлегеңдә чыккан бердәнбер газетаны ничек итеп алдырмыйсың, ди?! Район тормышы монда яшәүче һәркем өчен кызыклы булырга тиеш, хәтта кайда нәрсә сатыла, кем үлгән, кем туган – барысын да белеп тору кирәк. 

 

 Редакциягә чакырылган тагын бер хезмәткәр –  Ташбилге авылы хат ташучысы Эльмира Нурлыхакова.

 

нурлыхакова

 Ул бу өлкәдә ике ел  гына эшләвенә карамастан, үзенә карата шактый мактау сүзләре ишеткән. Үрнәк итеп китерми дә булмый, язылу кампаниясе башланып, бер ай да үтми, ул бирелгән планның яртысын инде үтәргә дә өлгерә. Югыйсә, хат ташучы булу аның төп хезмәт иткән урыны да түгел. Ул 
Ташбилге авыл җирлеге комитетында баш хисапчы вазифасын да башкара икән. Ничек барысына да вакыт табасыз, газетага яздыру эшен тиз арада башкарып чыга аласыз, дип кызыксындык аңардан.
  Һәрбер өйгә керәм. Авылны йөреп бетерәм, Матакта хат ташучылар аз, аларга ярдәмгә киләм. Анда да йорттан-йортка йөрим, военкоматка, больницага барам. “Язылыгыз, газета да укымыйча ничек яшәргә була инде”, – дип, чыннан да, уйлаган фикерләремне әйтәм.

“Хат ташучысыз каласыгыз килмәсә, языласыз инде”, – дип тә шаяртам. Ә авылдагы әби-бабайлар өчен почта хезмәткәре ул – туганы кебек якын кеше. Ул кереп хәл белеп чыгучы да, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне алып китеп, исәп-хисап ясап торучы да бит. Дөресен генә әйткәндә, мин эшемне, шул әби-бабайларны хәзер үзем дә яратам. Аннары, бөтен кешене ташлама вакытында яздырыга тырышуым да уңышка китерәдер. Ул азмы-күпме акчаны янга калдыру мөмкинлеген бирә бит.  Пенсия дә таратам бит, газетага шул вакытта яздыру ягын карыйм, – дип уртаклашыту ул безгә уңыш серләре турында..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев