Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективының хисап җыелышы узды

Бүген, 20 гыйнварда, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе коллективының хисап җыелышы узды. Баш мөхәррир Азат Низамиев узган 2025 елга нәтиҗәләр ясады, 2026 елга бурычларны билгеләде.


Ул районда күп чаралар булып, аларның барысының да газетабыз битләрендә яктыртылуын, коллективның “Әлки хәбәрләре”н кызыклы, эчтәлекле итеп чыгаруда тырышып эшләүләрен билгеләде.


Уңышларыбыз да булды: мәсәлән, редакция коллективы “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе үткәргән “Җирле үзидарә эшен аеруча яхшы яктырту” журналист эшләре бәйгесендә җиңү яулады. Шул ук вакытта без гомуми күләме 600 мең сум булган ике грант та оттык.
Коллективыбыз иганәчелек акцияләрендә дә актив катнаша. Без Әлки җиреннән МХО киткән һәр гуманитар йөккә үз өлешебезне кертәбез.


Җыелышта район башкарма комитетының эшләр белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Рузия Сәлахова катнашты. Ул коллективыбызны районның 2025 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды. Соңыннан администрация һәм редакция хезмәтенең бер-берсе белән бәйле булуын, аңлашып эшләвебезне билгеләде һәм алга таба да бер юнәлештә эшчәнлекне дәвам итүне, алдагы 2026 елда уңышлар теләде.


Җыелышта узган ел аеруча актив булган өч хезмәткәребез бүләкләнде. Алар: Лилия Шәфикова, Айзирәк Мисалова, Назилә Шиһапова. Афәрин, үзләрен котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев