Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әлки хәбәрләре” газетасы укучылар арасында кыйммәтле призлар уйната

1 сентябрьдән 2024 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды.

 
Район газетасына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу бәясе бераз артты һәм ул халык өчен алты айга 829 сум 62 тиен тәшкил итте.Юридик затлар өчен 919 сум 56 тиен булды.

Хөрмәтле укучыларыбыз! ”Әлки хәбәрләре” - район тормышындагы барлык мөһим вакыйгаларны, яңалыкларны яктыртып баручы бердәнбер басма газета. Без укучыларыбыз өчен кызыклы, файдалы мәгьлүматларны күбрәк бирергә тырышабыз.  Шулай ук безнең күз уңыбызда үрнәк, тырыш гаиләләр, оста куллы шәхесләр, уңышлы хезмәт куючы әлкилеләр булыр.

“Әлки хәбәрләре” күптәнге традиция буенча бу яртыеллыкта да үз укучылары арасында кыйммәтле призлар уйната. Бу юлы безнең редакциягә укучыларыбыз өчен призлар алуда якташыбыз, ТР ның “Челтәр компаниясе” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитов ярдәмгә килде.Аның тәкъдиме белән бүләкләргә акчаны Зәкәрия Зәкиевич Каюмов җитәкчелегендәге Бөгелмәдәге “Электронефтегаз”җәмгыяте бүлеп бирде. Призлар уйнатуда катнашу өчен бары тик “Әлки хәбәрләре” газетасына язылу квитанциясенең күчермәсен редакциягә җибәрү сорала.
Азат Низамиев, баш мөхәррир.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев