Әлкилеләр мошенникларга 3 миллион сумнан артык акча күчергәннәр
Кесәсендә телефоны булган һәр кешегә диярлек мошенниклар алдау юлы белән шалтыратмый калмаганнардыр. Мин моны үземнән чыгып та шулай фикер йөртә алам.
Зур булмаган вакыт аралыгында миңа ике тапкыр “Бу МФЦдан” дип шалтыраттылар. Янәсе, башка телефон аша минем шәхси мәгълүматларны алырга теләгәннәр. Ә миңа шалтыратучылар бик тә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә ашкыналар. Телефон элемтәсенең теге ягында мошенниклар булуына аларның мине бик ашыктырулары шик уятты. “Тиз арада безгә телефоныгызга килгән кодны җибәрегез” диделәр. Мин шунда ук элемтәне өздем. Икенче юлы да шул хезмәттән янәсе шалтыраттылар. Тагын ике мәртәбә Ватсап аша танышлардан хәбәр килде: “туганым конкурста катнаша, сылтамага кереп, тавыш бир әле” диелгән иде. Хәбәр салучыларга шалтыратсам, алар җибәрмәгән булып чыкты. Ә сылтамага кереп, мин мошенниклар кармагына эләккән булыр идем.
Кыскасы, кырыкалдарлар телефоннар буенча төрле юлларны файдаланалар. Әледән-әле алар кармагына эләккән райондашларыбызны ишетеп тә торабыз. Аларның максатлары бер – ышаныч яулап, бездән күбрәк акча алырга тырышу. Күпме өлкән буын шулар кармагына эләгеп, соңгы акчаларыннан колак какты.
Телефон мошенниклары тозагына теләсә кем эләгергә мөмкин. Алар кешедә ышаныч яулауның күп төрле хәйләләрен беләләр. Бу кара эш белән нечкә психологлар, күз буучылар шөгыльләнә бугай. Чөнки алар турында күпме ишетсәк, белсәк тә, әледән-әле алданулар дәвам итә.
Быел районда мошенниклар тозагына эләккән 16 очрак теркәлгән. Район эчке эшләр бүлекчәсе мәгълүматларына караганда, әлкилеләр алданып, 3 миллион сумнан артык акчаларын югалтканнар. Әле бу рәсми рәвештә теркәлгәннәре генә. Кайберәүләр алданганнарыннан оялып, хурланып, бу хакта хәбәр итмәскә дә мөмкиннәр.
Телефон аша алданучыларны анализлап карасаң, күбрәк андыйлар исемлегенә балалар, яшүсмерләр һәм өлкән буын эләгә икән. Психологлар моның сәбәбен дә әйтәләр: бу катлам кешеләр аралашуга бик мохтаҗлар, шуңа шалтыратучылар белән бик тиз контактка керәләр икән. Димәк, якыннарыңны бу куркынычтан саклау өчен ешрак сөйләшергә, аралашырга, вакытныңны аларга кызганмаска кирәк.
Мошенникларның төп коралы ул – куркыту юлы. “Туганың авыр хәлдә калды”, яки “банкта сезгә кредит рәсмиләштерергә җыеналар”, “акчагызны алмакчы булалар” дип кинәт кенә әйтеп куялар. Ә кешеләрдә саклану, куркып калу гадәте бар. Монда телефоннан шалтыратучылар кушканны тиз арада үтәмәү мөһим. Ә иң яхшысы – телефон элемтәсен өзеп, якыннарың белән киңәшләшү кирәк.
Шунысын онытмыйк: телефон мошенниклары төрле алымнарны файдаланырга мөмкиннәр. Алар турында халыкка ешрак сөйләргә, мәгълүмат җиткерергә кирәк.
Халык катнашында узган төрле чараларда да шундый куркыныч янавын белгертеп тору яхшы булыр иде. Төрле буклетлар чыгарып тарату, халык күп булган урыннарда мошенниклардан сакланырга чакыру язылган банерлар элү кирәк. Шул чакта кырыкалдарлар кармагына эләгүчеләр кимер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев