Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар авылында махсус хәрби операциядән кайткан Раил Хәйруллин белән очрашу булды

Алпар урта гомумбелем мәктәбендә махсус хәрби операциядән кайткан авылдашыбыз Раил Хәйруллин белән очрашу булды.

Күптән түгел сугышчы туган авылына сугыш зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты һәм мәктәп укучылары белән аралашу өчен белем алган мәктәбенә килде. Балалар хәрбине зур игътибар белән тыңладылар һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Укучылар алгы сызыктагы эш көннәре, Россия хәрбиләренең батырлыклары, хәрби махсус операцияләрдә катнашулары, армиядә хезмәт итү, Ватан алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында ишеттеләр.


Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, туган илгә мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданы сыйфатлары булуын күрделәр. Әңгәмә ахырында Раил Фәргать улына нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.


Соңыннан Ирек Сөләйманов исемендәге юнармея отряды чыгыш ясады һәм концерт номерлары булды, шулай ук әзерләнгән бүләк тапшырылды.


Алпар авылы мәдәният йортында үткәрелгән "Туган авылымда очрашу" дип исемләнгән кичәдә дә  түрдәге кунак Раил Хайруллин иде. Очрашуга килүче авылдашлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Раил җибәрелгән гуманитар ярдәмнең үзләренә килеп җитүен әйтте, чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Соңыннан авыл кешеләре ир-егеткә изге теләкләрен ирештерде. 
Гөлия Мортазина, Алпар урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Гөлия Мортазина,

Алпар урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев