Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алпар мәктәбе ашханәсе танымаслык булып үзгәрде

Шунысы сөендерә: районыбыз мәктәпләрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелә.

Узган ел ашханәләрне тулысынча төзекләндерүне күздә тоткан республика программасына өч авылның – Иске Чаллы, Чуаш Борнае, Алпар мәктәпләре кертелә. 


Алпар гомумбелем бирү урта мәктәбе директоры Раил Гатауллин әйтүенә караганда, эш былтыр җәй, төгәлрәге, июнь-июль айларында алып барыла. 3 миллионнан да артыгракка бәяләнгән эшне Казан подрядчиклары башкарып чыга. Мәйданы да шактый зур – якынча 160 кв. метр булган һәм күп еллар дәвамында төзекләндерүне күрмәгән ашханәдә зур эшләр эшләнелә. Заманча яктырткычлар урнаштырылып, асылмалы түшәм тарттырыла. Идән-стеналарга яңа плитәләр түшәлә. Канализация тулысынча алмаштырыла, элеккеге 3 урынына, барлыгы 8 раковина урнаштырыла. 

фото Раил Гатауллин

 


–    Ашханәнә танымаслык итеп үзгәрде: тулысынча төзекләндерелде. Аның ризыклар пешерү өлешенә заманча яңа җайланмалар кайтты. Балалар ашаган ягының бар диварларны яңадан штукатурлап, күңелне күтәререрлек матур төсләр белән буялды. Яңа өстәлләр, урындыклар да кайтарылып урнаштырылды, – ди әлеге мәктәп директоры Раил Мөдәррис улы.


Алпар авылы мәктәбендә быелгы уку елын 41 бала тәмамлый. Аларның 7 се әлеге уку йорты карамагындагы Камка башлангыч сыйныфында белем алган. Быел укучылар уку елы дәвамында заманча итеп үзгәртелгән шул ашханәдә тукланган. Без дә үз чиратыбызда, мәктәпнең укучылары күп булсын, әле күп буын укучылар матурайтылган туклану бүлмәсе рәхәтен күрсен дигән теләктә кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев