Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Алпар мәктәбендә автоһәлакәткә очрап, гомере өзелгән Гөлназ Дәүләтшинага багышланган фәнни-тикшеренү бәйгесе үтте

Бүген, 9 февральдә, Алпар урта гомумбелем мәктәбендә район күләмендә “Авылымны, туган төбәгемне яратам” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү бәйгесе үтте. Анда район мәктәпләре укучылары, тарих укытучылары катнаша.


Әлеге чара, машинасы рулендә Казаннан кайтканда Лаеш районы юлында автоһәлакәткә очрап, гомере өзелгән Гөлназ Дәүләтшина истәлегенә багышланды. 

 Аны оештыруда Бөтендөнья татар конгрессының Әлки оешмасы да катнашты. Казаннан кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов, төбәкче Расих Сәбирҗанов бар иде.
Бәйге Алпар мәктәбе укытучысына –  машинасы рулендә Казаннан кайтканда автоһәлакәткә очрап, гомере өзелгән Гөлназ Дәүләтшина истәлегенә багышланды. Анда район мәктәпләре укучылары көч сынашты һәм чарага аларны әзерләгән тарих укытучылары да чакырылган иде.
Биредә Гөлназ Нургалиевнаның кызы – Алия дә бар иде. Ул: “Әниемне искә алып, шундый чара үткәрүләренә шатланам. Димәк, аны онытмыйлар, хезмәтен бәялиләр, аңа хөрмәт күрсәтәләр. Вафатыннан соң да олылауларын күреп, әнием белән дә тагын да горурланам”, – диде.
Кунаклар иң элек мәктәп музеен карады, аннары актлар залына үтте. Биредә укучыларның берничә номинация буенча көч сынашуы каралган иде. Алар туган якның матур урыннарын күрсәткән рәсемнәрен, инша, видоехәбәрләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев