Алпар урта мәктәбе укучыларына зур Яңа ел бүләге ясаганнар
Декабрь ахырында Алпар урта мәктәбе укучыларына зур Яңа ел бүләге ясала.
Алар бәйрәм алдыннан тагын да матурайган, бизәлгән республикабыз башкаласы Казанга сәяхәт кыла. Шәһәрнең матур урыннарында булып кына калмый, биредә алар “Чулпан” мәдәният үзәгендә әкият-тамаша да карый. 2 нче пассажир автотранспорт предприятиесен дә үз күзләре белән күреп, анда кунак булып чыгалар. Ни өчен нәкъ менә анда дигәндә, сәфәр иганәчесе – әлеге предприятенең җитәкчесе, якташыбыз Альберт Мөхәммәтшин бит. Альберт Әхәт улы малай-кызларны сыйлауны да оештыра, аларга Яңа ел бүләкләре дә бирә.
“Без гомер буена истә калырлык хатирәләр алдык”, – диләр бу мәктәп укучылары. Һәм: “Яңа ел алдыннан мондый күңелле чаралар оештырылгач, әйтерсең лә хыяллар чынга аша, чөнки тормышта могҗизага тиң вакыйгалар була”, – дип, шатлыклары белән уртаклашты алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев