Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ат чабышы бәйрәмгә көч-дәрт бирә

Сабан туе барышында бермәлгә мәйданнар бушап диярлек кала.

Димәк, ат чабышы башланырга вакыт җитә. Халык болыт кебек ипподромга агыла. Моның өчен күпер аша чыгып, ярдан өскә генә күтәреләсе.
Быел бәйрәмне хәзерләүчеләр шул текә ярны сөзәкләтеп, җәяү йөрү өчен уңайлык тудырганнар иде. Халык өсте ябулы тамашачы трибунасында да, атлар узышы буласы киртәнең буеннан-буена да басып җайлы урын алган.


Старт бирелүне тамашачылар да, җайдаклар да, шулай ук малкайлар да ашкынып көтәләр.

скачки
Ат чабышы белән кызыксынучы хатын-кызлар да күп. Һәр елны бу ярышта хезмәт ветераны Алсу Сәдретдинованы күрәм. Ул үзенең күңеленә хуш килгән, күп вакыт призлы урынны ала алмыйча, арттан килгән малкайның тезгененә яулык бәйли. Бу да бит татар халкының бер матур йоласы. Быел да Алсу Гарәфетдиновна бүләген хәзерләп килгән.


— Бала чагымнан бирле Сабан туенда ат чабышларына тамаша кылам. Бу — бәйрәмнең иң яраткан мизгеле минем өчен. Малкайлар бар көчен биреп, дәртләнеп чапканда минем дә йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә, — ди мөхтәрәм ветеран. 


Ат чабышын быел районыбызның танылган спорт остасы Рифкать Сәгъдиев алып барды. Ул бу бәйгене тагы да кызыксынып карарлык итеп сөйләргә бик оста. Рифкать Габбасович иң элек тамаша кылучыларны быелгы ярышта катнашучы атлар, аларның хуҗалары белән мавыктыргыч итеп таныштырып чыкты.

скачки
Беренче булып юртакларга старт бирелде. Җиңел, ике көпчәкле арбага җигелгән атлар чабышында иң элек 4 яшьлек малкайлар ярыштырылды. Алар барысы дүртәү. Юртаклар беренче әйләнешне яшен тизлегедәй трибуна алдыннан узып киттеләр. Икенче әйләнештә Марат Гобәйдуллин идарә иткән юртак берничә дистә метрга алга чыгып йөгерә башлады. Халык инде әллә аңа, әллә артта калучыларга кул чаба, кычкыра, дәрт кертә.
Финиш сызыгын Марат Гобәйдуллин экипажы беренче үтте. Ул «Хузангай» ат заводында тәрбияләнүче Монте Криста кушаматлы Орлов токымлы атта иде. Икенче — Салават Сәгыйтьдинов, өченче — Габделәхәт Сәгыйтьдинов. Болары да «Хузангай» җәмгыяте атлары. Дүртенче булып финишны «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте аты белән Сергей Хныченков үтте.

скачки
Менә Рифкать Сәгъдиев ярымтокымлы җайдаклар ярышына старт бирелүен хәбәр итте. Бу ярышта ике генә ат катнаша. 
Беренче булып финишка "Алексеевскдорстрой«дан Сергей Хныченков Фая кушаматлы аты белән килде. Аннан берничә секундка гына калышып, Түбән Әлкидән Салават Исхаков финишка керде.


Менә тагын бик кызыклы ярыш — авыл атлары бәйгесе. Бу атлар токымлы маллар кебек рацион ингезендә тукландырылып, график буенча чыныгулар алган. Алар йортта мең дә бер төрле көндәлек йомышны башкарып, карусыз хезмәт иткән акыллы маллар. Шуңа үзләрен барыбыз да яратабыз, якын күрәбез. Стартка дүрт җайдак тезелеп басты. Кыңгырау яңгырауга, барысы да гаятъ зур ашкыну белән алга ыргылдылар. Беренче булып дистанцияне Салават Исхаков аты үтте. Икенче — Олег Синкин, өченче — Рәис Төхвәтуллин. 


Рәис абый Юхмачы авыл җирлеге исеменнән ел саен ярышларда катнаша. Ул 70 яшьлек ветеран. Әле дә егетләрдәй җитез үзе.
Алда безне тагын бер ярыш көтә — ул «яшь юртаклар чабышы». Бу ярышта бераз тоткарлык килеп чыкты. Ике яшь юртакны арбасына җигә алмый аптырадылар. Ул да түгел, һавадагы бияләй кадәрле болыттан яңгыр сибәли башлады. Халыкның кайсы өсте ябулы тамашачы урынына сыенды, кайберәүләре янәшәдәге агачлыкта ышыкланды. Әмма ат ярышын карарга дип ел буе көткән бәйгене ташлап китүчеләр аз булды.


Ниһаять, яңгыр да туктады, шәрехләүчеь әйткәнчә, техник җитешсезлек тә төзәтелде. Старт бирелде, санаулы минут эчендә тачанкалар балчык сиптереп безнең якны узып киттеләр. Икенче әйләнештә инде лидер юртаклар билгеле иде. Менә беренче булып дистанция сызыгын Олег Синкин экипажы үтте. Икенче-өченче урыннарны Габделәхәт Сәгыйтьдинов, Марат Гобәйдуллин бүлештеләр. Алар барысы да «Хузангай» җәмгыятеннән.


Ярышта җиңү яулаган һәр кешегә акчалата бүләк тапшырылды. Катнашкан һәркем истәлекле бүләккә ия булды. Елның-елында Сабан туенда ат чабышларын оештыручы, уздыручы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм ветеринария берләшмәсе коллективына зур рәхмәт. 


Марат Гобәйдуллин икенче көнне Чирмешән районы Сабан туе ярышларында катнашып, анда беренче һәм дүртенче урыннарны алуы хакында хәбәр итте. Инде «Хузангай» ат заводы маллары ярышын 8 июльдә үтәсе чуаш милли бәйрәме Уявта күзәтербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев