Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобусларда балаларны куркынычсыз йөртү буенча җитди сөйләшү булды

Мәктәп директорлары каршында ЮХИДИның район бүлеге җитәкчесе Олег Анжаков чыгыш ясады.

 Ул соңгы вакытта автобуста балаларны куркынычсыз йөртү юнәлешендә гамәлгә кергән яңа таләпләр, кагыйдәләр белән таныштырды.
Ул шулай ук автобуска 8 һәм аннан күбрәк баланы утыртып башка районнарга барганда ЮХИДИнең район бүлегенә 24 сәгать алдан мәгълүмат юллау мөһим, диде. Ә инде балалар автобуска Казанга барсалар, 2 тәүлек алдан шундый заявка корырга тиеш.

Олег Анжаков әйтүенә караганда, бу мәгълүматлар Мәскәүдәге үзәккә юллана һәм автобустагы балаларның имин йөрүе глонас аша контрольга алына.


Олег Анжаков мәктәпләрдә балалар һәм аларның ата-аналары белән электр самокатлар буенча даими аңлату эшләре алып баруны сорады. Электр самокат белән бары тик җәяүлеләр юлында гына йөрергә ярый, олы юлга чыгу тыела, диде ул. Шулай ук ул велосипед, мопедларда йөргәндә балаларгабашны, тезләрне саклый торган җайланма киеп хәрәкәт итү мөһимлеген дә аңлатты.
Тәүлекнең караңгы вакытында ата-ана баласын урамга чыгарганда аның киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булуын контрольгә алырга тиеш. Бу гади җайланма балага автомобиль бәрдерүдән сакларга мөмкин. 
Мәктәп директорлары белән үткән киңәшмәдә башка җитди мәсьәләләр буенча да эшлекле сөйләшү барды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев