Авылларда элемтә яхшыра
Районның тагын 9 авылына заманча электр элемтәсе килде. Быел "Таттелеком" җәмгыяте районыбызның Югары һәм Түбән Әлморза, Түбән Колчурино, Татар Борнае, Апак, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала, Карга авылларына җепселле оптик телефон үткәргечләре салдыртты. Болар 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән торак пунктларга заманча телефон линияләре сузу буенча республика программасы...
Районның тагын 9 авылына заманча электр элемтәсе килде.
Быел "Таттелеком" җәмгыяте районыбызның Югары һәм Түбән Әлморза, Түбән Колчурино, Татар Борнае, Апак, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала, Карга авылларына җепселле оптик телефон үткәргечләре салдыртты. Болар 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән торак пунктларга заманча телефон линияләре сузу буенча республика программасы нигезендә эшләнде. Әлеге авыллар хәзер, сыйфатлы телефон элемтәсе белән бергә, югары тизлектәге интернетны, цифрлы телевидениене файдалана алалар. Дөрес, каргалыларга әлеге яңалык 2016 елда гына килеп җитәчәк. Бу авылда киләсе елдан телефон линияләренә тулысынча реконструкция ясау көтелә. Ә Югары һәм Түбән Әлморза авылларында соңрак реконструкция ясалачак.
2016 елдан республикабызда телефон хезмәте буенча яңа программа эшләп китәр дип көтелә. Бу юлы халкы 100 кешедән арткан торак пунтктларга заманча телефон элемтәсе сузылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев