Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыручылар арта

Районда ел башыннан бирле тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләре (ОРВИ) белән авыруның 66 очрагы теркәлгән. Чирләүчеләрнең 20 се - балалар. Грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Бу хакта район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ОРВИ һәм грипп буенча райондагы хәл әлегә хафага салырлык түгел....

Районда ел башыннан бирле тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе чирләре (ОРВИ) белән авыруның 66 очрагы теркәлгән.

Чирләүчеләрнең 20 се - балалар. Грипп белән авыручылар теркәлмәгән. Бу хакта район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ОРВИ һәм грипп буенча райондагы хәл әлегә хафага салырлык түгел. Әмма киләсе атнадан авыручылар саны шактый артыр дип фаразлыйлар. Һава торышының җылынуы да моңа бер сәбәп булып тора. Эллада Плаксина әлкилеләрне профилактика чараларын, гигиена таләпләрен төгәл үтәргә чакыра (бу хакта газетабызның 22 гыйнвар санында тәфсилләп язылды). Авыруның беренче билгеләре күренү белән медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, гомуми практика табибын яисә "Ашыгыч ярдәм"не өегезгә чакыртырга да була, ди ул.

Республикада ОРВИ белән авыручылар көннән-көн арта. 14 кешегә дуңгыз гриппы А(Н1N1) диагнозы куелган. Февраль аенда авыручылар күбрәк булачак, ди белгечләр. Грипп һәм ОРВИ белән күбрәк балалар чирли икән. Республика хастаханәләрендә карантин игълан ителеп, авырулар янына кереп йөрү тыелган. Бакча һәм мәктәп яшендәге балаларны авырудан аралау өчен концертлар һәм кичәләрне вакытлыча үткәрми торырга киңәш итәләр.

а и ОРВИ больше страдают дети. В больницах республики объявлен карантин, запрещено посещение больных. Рекомендуется временно не проводить концерты и вечера, чтобы уберечь детей детсадовского и школьного возрастов от заболеваний.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев