“Авылның киләчәге фермерлар кулында”, - ди Руслан Сутягин
Авыл хуҗалыгында нигездә кечкенәдән крестьян хезмәте белән таныш булган – башта әти-әниләренә булышкан, аннары йортында терлек тоткан, бакча тутырып бәрәңге я шул ук терлекләр өчен күп итеп азык чөгендере үстергән кешеләр эшләвенә без күнеккән инде.
Ә менә кыр һәм фермалардан ерак торган берәү язмышын җир белән бәйли икән, бусы инде кызыклы, аерым игътибарга лаек.
Хикәябез районның иң яшь һәм уңышлы эшләүче фермерларының берсе Руслан Сутягин турында. Без аның Чуаш Борнаендагы хуҗалыгына көзге чәчүнең кызган вакытында килдек. Куәтле “Кировец” тракторы көзге саран кояшның сирәк нурларында яңа буяулары белән ялтырып басу буйлап бара, туфракка орлык сала.
–Чәчүне өр-яңа технология буенча үткәрәбез – һәр гектарга 170-180 литр исәбеннән сыек азот ашламасы һәм составында азот, фосфор, калий булган бер центнер катлаулы ашлама кертә барабыз. Бер гектарга 220 килограмм агуланган орлык чәчәбез,–дип сөйләде Руслан Сутягин.
Моңарчы пар җире буларак ял иткән 450 гектарлы бөтен кырга “Поэма” сортлы көзге бодай чәчелә. Ә янәшәдә инде өлгергән көнбагыш үз чиратын көтеп тора.
–Башка елларда ул әле бераз көтә дә алган булыр иде. Әмма быел кызу коры җәй аны тиз өлгертте. Көнбагыш әйбәт уңыш бирер дип өметләнәбез, аны Түбән Әлкидәге бертуган Шәйхетдиновлар заводына озатачакбыз,–дип сөйли яшь фермер.
Руслан Сутягин авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән әтисе Виктор киңәшенә колак салып шөгыльләнә башлый. Үз чиратында Виктор озак еллар күрше өлкәнең бер авыл хуҗалыгы предприятиесе белән җитәкчелек итте, ә хәзер республика хуҗалыкларының берсендә эшләвен дәвам итә.
–Фермер хуҗалыгы бәрәңге үстерү белән танылган Юрий Тяминов предприятиесе нигезендә булдырылды. Без зур тәҗрибәсе булган шушы җитәкче белән бергәләп дәвам итәбез эшебезне, әмма юнәлешне үзгәрттек, үсемлекчелеккә керештек. Туган районыбызда җирләребез 550 гектар тәшкил итә, шуның өстенә күрше Спас районында зур мәйданнарыбыз бар. Арпа, бодай һәм көнбагышка 2 мең гектар мәйдан бүлеп бирдек,–ди фермер хуҗалыгы башлыгы.
Чәчү мәйданнарының җитмәве белән беррәттән кадрлар проблемасы да бар икән. Авыл хуҗалыгы белгечләрен күрше районнардан чакырырга туры килә.
–Җәйге айларда механизаторларның хезмәт хакы 100 мең сумга җитә. Барысы да кешенең үзеннән тора. Әгәр тракторчы уртак эшкә күңелен биреп намус белән эшли икән, ул лаеклы керем дә алырга тиеш,–дип саный кайгыртучан хуҗа.
Руслан Сутягинның мактаныр нәрсәләре дә бар – эшкә керешүенең беренче елында ук ул “Эш башлаучы фермер” дип аталган грант ота, аның акчасына ашлама сатып ала. Ә быел “Росагролизинг”ы аша ике “Акрос” бөртек җыю комбайны, “Кировец” К-742 тракторы, аның өчен “FEAT AGRO” чәчү комплексы кайтарталар.
Руслан үз эшен өч ел элек, әле кооператив институты студенты булганда башлап җибәрә. Аны уңышлы тәмамлагач үзенең авыл хуҗалыгына кагылышлы белемнәрен тирәнәйтү максаты белән Казан аграр академиясенә укырга керә. Яшь фермер алга таба җитештерүне киңәйтү, берничә йөз баш мөгезле эре терлек асрау өчен фермалар төзү, нәселле терлек сатып алу турында планнар кора.
–Һәр иртәдә мин зур теләк белән эшкә чыгып китәм, көн саен үзем өчен мөһим булган яңалыклар белән, авыл хуҗалыгы – барысы да агротехник алымнар һәм технологияләрдән генә тормаган тармак ул, чөнки һәр ел үткәненә охшамаган бит. Быелгы корылыклы ел да моны раслый. Әмма болар барысы да алга бару, үсү теләген сүндерә алмый. Иң мөһиме – киләчәккә ышанып, өмет белән карау. Бары фермер гына җиргә нәрсә кирәген, анда ничек эшлисен белә, дип саный Руслан Сутягин. Ул авылның киләчәге фермерчылык белән бәйле икәненә ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев