Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрендә район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшлиячәкләр

Террорга каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы 30 августта узачак Татарстан Республикасы бәйрәме һәм 1 сентябрь – Белем көнен имин үткәрүгә багышланды.

Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Александр Никошин алып барды. Аның эшендә мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм кайбер учреждение-предприятие вәкилләре катнашты.

–    Күп халык катнашында уза торган бәйрәмнәрдә саклану чараларын көчәйтү сорала. Соңгы елларда иминлеккә таләпләр тагын да җитдиләнде, –диде район башлыгы Александр Никошин. 

Ул Республика көнен үткәргәндә авыл җирлекләре башлыкларына аның урынын алдан билгеләп, район эчке эшләр бүлекчәсенә хәбәр итүләре кирәклеген ассызыклады. Базарлы Матакта бәйрәм 30 августта Үзәк паркта үтәчәк. Монда барлык саклану чаралары төгәл һәм сыйфатлы үтәлергә тиеш, – диде район җитәкчесе.

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре алда торган бәйрәмнәрне имин үткәрү, террор һәм экстремизмны булдырмау өчен көчәйтелгән режимда эшлиячәкләр. Бу турыда бүлекчәнең җинаятьләр эзәрлекләү бүлеге җитәкчесе Марат Галимов сөйләде. Ул бигрәк тә автомобильләр тукталышына зур игътибар бирүне сорады: транспорт бәйрәм үтәсе урыннан 250 метрдан да якын калдырылырга тиеш түгел.

Районда спорт ярышлары гадәттә күп кеше катнашында уза. Еш кына безнең спорт залларында зона, республика бәйгеләре үтә. Әлеге чараларны имин үткәрү юнәлешендә башкарылган эшләре хакында  район спорт комитеты җитәкчесе Айрат Вәлиев сөйләде. Айрат Азатович әйтүенә караганда, районда 130 спорт корылмасы бар. Кышкы айларда боларга Чаңгы базасы, хоккей тартмалары да өстәлә. Һәр спорт чарасында алар ирекле дружина вәкилләренең кизү торуын, каравыл хезмәтен оештырырга тырышалар икән. 
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева яңа уку елына белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждение биналарының террордан саклану юнәлешендә башкарылган эшләре хакында сөйләде. Әлеге учреждениеләрнең күбесендә видеокүзәтүләр урнаштырылган, хокук саклау органнары хәбәр итү өчен кнопкалар урнаштырылган. Идарә җитәкчесе, алар барысы да төзек хәлдә, ди.
Район прокуроры ярдәмчесе Илдар Гайсин видеолар, мониторлар, кнопкалар төзек булыр, әмма алар янында һәрвакыт кизү торучы җаваплы кешеләр булырга тиеш, дип тә өстәде.

Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗаббарова үзләрендәге торак пунктларда иминлек буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.

Апак Ульяновск өлкәсе белән чиктәш булганга, биредә уяулык тагын да мөһим. Ят кешеләр, мошенниклар авыл урамнарында йөрсә, халык кичесмәстән җирлек башлыгына хәбәр итергә икәнен яхшы белә икән.

Александр Никошин авылларда еллар буе кеше яшәмәгән өйләрне сүтү эшен дәвам итәргә кирәк, диде. Андый өйләр балалар өчен дә куркыныч, янгыннар да шундый йортларда еш чыга. 

Террорга каршы комиссия секретаре Алсу Хәйруллина алдан үткән утырышларда кабул ителгән карарларның үтәлеше турында сөйләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев