Балалар да, олылар да алка суга
Түбән Әлки эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов бала-чаганы сөендереп, авыллары уртасына хоккей тартмасы алып кайтып куйган, ә җирлек советы аның тирәли яктырткыч лампалар урнаштырган. Көндез биредә бала-чага чыр-чу килә. Кичләрен исә тимераякка олылар баса. Яңа елның беренче атналарында бирегә йөрүчеләр бигрәк тә күп булган - тирә-күрше авыллардан, хәтта Биләрдән хоккей командалары килеп,...
Түбән Әлки эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов бала-чаганы сөендереп, авыллары уртасына хоккей тартмасы алып кайтып куйган, ә җирлек советы аның тирәли яктырткыч лампалар урнаштырган.
Көндез биредә бала-чага чыр-чу килә. Кичләрен исә тимераякка олылар баса. Яңа елның беренче атналарында бирегә йөрүчеләр бигрәк тә күп булган - тирә-күрше авыллардан, хәтта Биләрдән хоккей командалары килеп, ике як капкага алка куганнар. Авыл халкына да күңелле: яше-карты, кич җиттеме, шунда җыелып, уеннарны тамаша кыла, күңеленә хуш килгән команда өчен җан ата, чана-чаңгы шуып күңел ача хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев