Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар иҗат йортында рәссам Радик Миңһаҗев рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде

28 мартта районның Балалар иҗат йортында рәссам Радик Миңһаҗев рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.

 
Радик Миңһаҗев 1963 елның 4 июлендә районыбызның Карамалы авылында туа. Ул башкаланың сәнгать училищесын, аннары Харьков шәһәренең сәнгати-сәнәгать институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Радик Вакиф улы –  Россия, Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы. Аңа 2015 елда “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” мактаулы исеме дә бирелә. 


Мастер- класста өстәмә белем бирү мөгаллиме Гөлфия Билалова җитәкчелегендәге “Шаян акварель” берләшмәсе укучылары катнашты. 
Рәссам сынлы сәнгать белән шөгыльләнүчеләргә мастер-класс үткәрү өчен Чистай шәһәреннән махсус кайткан. Оста белән очрашуга Балалар иҗат йортында иң яраткан шөгыльләре рәсем ясау булган укучылар килгән иде. Радик Вакиф улы кыз һәм малайларга рәсемне кәгазь битендә дөрес урнаштыру,  агачларны ничек ясарга кирәклеген өйрәтте. Балалар карандаш, күмер, сангина белән рәсемне ничек дөрес итеп ясарга, нинди карандашны файдалану яхшырак икәнлеген белде. Төрле текстураларны ясау алдыннан, нинди техниканы куллану яхшырак икәнлеген алдан тоемларга кирәк бит. 


Рәссамның файдалы киңәшләрен балалар зур кызыксыну белән тыңлады һәм аның рәсемне ничек итеп ясавын күзәттеләр. Ә рәсемне  Радик Вакиф улы бик тиз һәм зур осталык белән ясады. Балалар да аңа үз эшләрен күрсәтте.


Рәссам белән балаларның аралашуын исә аерым алып сөйләрлек. Гадәти тормышта самими булып тоелган гап-гади сораулар очрашу барышында гаҗәеп зур  җылылык һәм мәгънә алды. Аралашу кызыклы һәм файдалы итеп узды. Сәләтле рәссам белән очрашудан балалар онытылмас тәэсирләр алды.  Радик Миңһаҗев соңыннан истәлек итеп үз рәсемен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев