“Бәллүр торак” китабы сатуга чыкты
“Әлки хәбәрләре” редакциясенә халыкка сату өчен “Бәллүр торак” дип исемләнгән китап сатуга чыкты.
Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә яшәп иҗат итүче Наилә Харисованың әлеге китабына кергән повесть һәм хикәяләре нечкә психологизм белән язылган. Язучы үз заманы кешеләрнең күңелендәге тибрәнешләрне зур осталык белән сурәтләп, укучыларын әйләнә-тирәгә, бер-берсенә игътибарлырак, мәрхәмәтлерәк булырга чакыра.
Китапны редакциядән, “Китап дөньясы” кибетеннән 110 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук сатуда былтыр гына дөнья күргән, халык яратып укырга өлгергән, дистәдән артык китап бар. Бәяләре 110-130 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев