Бәрәңге уңышы ничек? Сораштыру
Сентябрь ае ул – бәрәңге уңышын җыю вакыты. Быел җиләк-җимештән аеруча уңдык, ә икенче икмәк саналган бу төп азык безне куандырырлык булып өлгергәнме?
Көннәр көзгә таба авышкач, тукталмый яуган яңгырлар үзенә зыян салмаганмы? Гомумән, бәрәңгене элеккечә яратып ашыйбызмы, артыгын кая куябыз? Сатарга уйлаган очракта, артык түбән бәяләнмиме? Менә шундый күпсанлы сораулар белән без райондашларыбызга шалтыраттык.
Кадрия Гайнуллина, Чуаш Кичүе авылы:
– Бәрәңгене әлегә алмадык, менә эшкә алынырга ниятләп торабыз. Сәбәп – яңгыр явуда түгел, ә вакыт булмауда. Ирем бушамады, без аны көтәбез. Чөнки хәзер бу җир нигъмәтен кул белән казып алганыбыз юк, техника кулланабыз. Яңа бәрәңгене күптән ашыйбыз, уңыш матур күренә. Әмма халык, чери, дип зарлана. Миңа, казыганда, юеш черекләр очраганы юк, ә соры бөрчек төшкән бәрәңгеләр бар. Саклауга салгач, карап, чери башлаганнарын алып торырга туры килер, дип уйлыйм. Бәрәңгене без күп утыртмыйбыз, ашарлык кына. Соңгы елларда аш-суда үзен сирәгрәк тә кулланабыз. Шулай да бәрәңге пәрәмәче табынга куела икән, гаиләбездә аңардан берәү дә баш тартмый. Газ мичендә өсте кызарып пешкән бу ризык бик тәмле була шул. Артып кала икән, без бәрәңгене яз көне кош-кортка пешереп ашатабыз.
Галина Москвина, Юхмачы авылы:
– Бәрәңгене алдык. Бик шәп, эре, күп булды. Әмма, кызганыч, черекләр дә очраштыргалады. Бозык карап торышка күренми, кабыгын әрчеп, урталай яргач кына, аңа тап буласың. Бәрәңгене без 10 сутый утыртабыз. Гаиләбездә без дүртәү, бер улыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Күршедә генә 84 яшьлек әниебез яши, ул бәрәңге утыртмый, шуңа аңа да бирәбез, бертуган апа-сеңелләремә дә өлеш чыгарам. Бәрәңгене яратабыз, әмма хәзер, сәламәтлек борчыганга, аны азрак ашарга тырышам. Ә балалар бик ярата, аеруча кыздырырга сорыйлар. Ә мин үзем татар кыстыбыена өстенлек бирәм. Бәясе турында сүз алып барганда, шуны әйтәсе килә: кибетләрдә быел бу азыкның хакы 100 сумга кадәр җитте. Шулай булырга тиеш дип саныйм, аны үстерү өчен чыгымнар да шактый бит. Әмма без андый бәягә сата алмыйбыз, чөнки арада арадашчылар бар. Алар хакны үзләре күтәрә.
Рәхимҗан Сафиуллин, Татар Чиябашы авылы:
– Без бәрәңгене 3 сутый гына чәчәбез. Чөнки ике улыбыз үз гаиләсе белән яши, “Аз ашыйбыз”, – дип, бик алып китәргә теләмиләр. Бер улыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Быел уңыш әйбәт, әмма ишелеп булды дип тә әйтә алмыйм. Иң мөһиме, черекләр очрамады. Чөнки халык быел шуңардан зарлана. Бәрәңгене без бик яратабыз, аны төп азык дип саныйбыз. Тормыш иптәшем Наилә ничек әзерләсә, мин шуңа риза. Тәмләткечләр, суган кыздырылган май салып, төеп пешерелгәне дә, мичтә тәгәретелгәне дә бик тәмле. Ә улларыбыз кайтканда, бәлеш, өчпочмак пешә. Алары – үзләре затлы сый.
Фәрит Низамов, Базарлы Матак:
– Без бәрәңгене күптән – 15 августта ук алдык. Чөнки иртә, 9 майда, утырткан идек һәм шуңа аның җәй уртасында сабагы да корып бетте. Бездә өч төрле сорт. Кызылы, Мамадыштан орлыгын яңа алып кайтып чәчелгәне яхшы булды, үзебезнең сары бәрәңге ваграк иде. Шулай да алынган уңыш безгә ел әйләнәсенә җитәчәк. Балалар үз-үзләрен кайгырта. Без сирәк пешерәбез. Мин бу тамыразыктан әзерләнгән ризыкның яңа пешеп чыкканын гына яратам, чөнки, кабат җылытсаң, ул катып китә.
Александр Амуков, Борискино авылы:
– Бәрәңге алырга вакыт юк. Чөнки мин “Кызыл Шәрык” хуҗалыгында механизатор булып эшлим. Без иртәдән кичкә кадәр чәчүдә. Кулда техника булса да, бәрәңгене кул белән алабыз. Чөнки алда да, артта да бакчалар, алар аша трактор белән кереп булмый. Бәрәңгене ашарга алып торабыз, әмма уңыш шатландырырлык түгел. Быел бар кеше дә: “Бәрәңгеләр йодрык кадәрле”, – дип тел шартлатканда, без тавык йомыркасы кадәрлене казып алып керәбез. Эш орлыктадыр дип уйлыйм, шуңа да киләсе елга аның бер өлешен алмаштырырга исәплим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев