Бәрәңгегез уңдымы? Сораштыру
Узган шимбә, якшәмбе көннәре матур да булды соң! Кояшлы, җылы. Нәкъ менә бәрәңге алырга мөмкинлек.
Җир астында нинди байлык яшеренгәндер бит. Әле берәү дә белми. Көрәгеңне батырып казып аласың да җир өстенә сибәсең. Җырдагыча, йодрык кадәрле бәрәңгеләр сибелешсә, күңел була инде үзе. Быел җәе дә үзенчәлекле булды бит: көннәр салкынча торды, яңгыр яумый тилмертте. Шулай да уңыш быел ничегрәк булды соң? Икенче икмәкне кыш буена җитәрлек җыеп алдыкмы? Райондашларыбыздан шул турыда сораштык.
Габделәхәт Исламов, Яңа Алпар авылы:
- Бәрәңгене августның соңгы атнасында кызым, оныклар белән бергә алдык. Күңел шикләнә, матур көннәр башка булмастыр кебек тоела. Югыйсә сабагы да корып бетмәгән иде әле. Корылык булгач, бәрәңге үсмәгәндер дип шикләнгән идек. Сөендек: уңыш бик әйбәт булды. 85 яшемдә булсам да, бакчада кайнашырга яратам. Җирне яхшылап ашлаган, тирес түккән идем, тавык тизәген дә тараттым, көл дә сиптем. Шуларның файдасы булгандыр, дип уйлыйм. Бәрәңгене еш пешерәбез. Төйгәнен дә, тәгәрәткәнен дә, аңардан әзерләнгән ризыкларны да, аеруча кыстыбыйны бик яратам.
Рәшидә Гатина, Базарлы Матак:
– Бәрәңге уңышы бик яхшы булды. Әмма без бик әз утыртабыз, яхшылап карыйбыз. Аеруча ирем шунда кайнашырга ярата. Өч чиләк чәчтек, 20 не алдык. Әз булгач, суын да сиптек, вакытында утадык та, агуладык та. Өч балабыз бар, алар гаиләле. Барысының да үз бакчалары. Шуңа да ирем белән безгә бу бәрәңге бик җитә.
Ирина Калеева, Чуаш Борнае:
– Бакчабыз зур, шуның яртысына – 20 сутыйлап бардыр бәрәңге утыртабыз. Әмма быел яңгыр булмады, уңыш та аз. Бәрәңгесе үзе күп, әмма үсә алмаган. Мин үзем генә яшим, ике улым бар. Алар гаиләле. Бәрәңгене бергәләшеп, барыбыз өчен дип утыртабыз. Улларымның кул белән эшлисе килми, кечкенә тракторыбыз бар. Җирне шуның белән эшкәртәбез, чәчәбез дә, сызабыз да, алабыз да. Узган елны уңыш яхшы булды, артыгын таныш-белешкә саттык. Быел аз булса да, үзебезгә җитәрлек. Базыбыз тулы, орлыкка алып куйдык. Кыш өчен кайгыбыз юк. Ни генә дисәң дә, бәрәңге ул – авыл җирендә икенче икмәк бит.
Валентина Советникова, Иске Матак:
– Август ахырында ук бәрәңгене алдык. Чөнки вакыты җиткән иде инде: өлгергән, кабыгы калынайган, ертылмый. Яңа бәрәңгене июнь аенда ук ашый башлыйбыз. Иртәрәк куллану өчен, аның иртә өлгерә торган сортын махсус утыртабыз. 45 көндә өлгерә ул. Апрель аенда утыртабыз, июньдә ала башлыйбыз. Кешегә сатмыйбыз, аның күзе тирәнгә китә, яратмаска да мөмкиннәр. Уңышы елына күрә инде. Һава торышы бик үзенчәлекле булды бит. Уңышны узган елгыдан чама белән 30 процентка кимрәк җыеп алдык. Бәрәңгене күп утыртмыйбыз, малларыбыз юк. Үзебезгә ашарга да, орлыкка кирәк, тавыкларга пешерәбез. Сортын 5 елга бер алмаштырабыз. Чабаксарда туганнарыбыз бар, алардан алабыз. Бәрәңгене яратабыз, ашыйбыз. Зыяны турында язылган сүзләргә бик үк ышанмыйбыз. Бервакытны йомырканы да атнага ике тапкыр гына ашарга ярый дип яза иделәр, хәзер көнгә ике файдалы диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев