Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Барыгызны да бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм

Кадерле әлкилеләр! Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне барыгызны да бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

23 февраль безнең илебез өчен ул – батырлык, ватанпәрвәрлек, илебез сагында булып, хәрби бурычларын үтәүчеләрнең  фидакарьлеген искәртүче гаять әһәмиятле бәйрәм. Без бу көнне Бөек Ватан сугышы, илебез чикләрендә һәм аннан читтә  хезмәт иткән ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Чын ватанпәрвәр булып, илебез иминлеге өчен эшләп, кыю адымнар ясарга сәләтле, аның кызыксынулары белән яшәүче бар көчле зат вәкилләрен котлыйбыз.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә аерым тукталасы килә. Узган елның сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, районда яңа шартларда эшне координацияләү буенча оператив штаб төзелде. Җирле  бюджет хисабына мобилизацияләнүче хәрбиләрнең гаиләләренә төрле ярдәмнәр оештырылып килә. Ил күләмендә үткәрелгән “Ярдәм янәшә” акциясендә дә әлкилеләр актив катнаша. Бүгенге көндә махсус хәрби операция барган урыннарга барлыгы 8,5 миллион сумлык 63 тонна гуманитар ярдәм илтеп җиткерелде. Әлеге чара кысасында районыбыздан 83 ир-егет хәрби бурычны үтәргә озатылды. Ә төбәгебездән чыгып китеп, башка җирлектә төпләнгән һәм шуннан мобилизацияләнгән якташларыбыз белән андыйлар саны 150 дән артып китә. Килешү нигезендә үз ихтыярлары белән хезмәт итүче 40 тан артык әлкилеләр арасында да кайнар нокталарга китүчеләр бар. Алар бүгенге көндә Ватаныбыз сагында. Безнең һәр райондашыбыз горурланырлык каһарманыбыз да бар, ул – Базарлы Матакта туып үскән Россия Герое Раил Габдрахманов. Кызганыч, өч егетебез әлеге махсус һәрби операциядә һәлак булды. Алар: Дмитрий Чуманов, Иван Дулатов, Владимир Толстов. Аларга мәңгелек дан.

Безнең тормышыбызда иң кыйммәтлесе – тынычлык, тотрыклылык, кеше гомере. Шуңа да махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләребез туган якларына исән-сау булып, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар иде. Ә туган илен яратан бар кешеләргә дә безнең Бөек Ватаныбыз иминлеге өчен хезмәт уңышлары телисе килә.

Александр Никошин,

Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев