Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту ярышы узды

21 гыйнвар кояшлы булса да, җиле суык иде.

  Әмма бу  боз тишеп  балык каптыру белән шөгыльләнүче әлкилеләрне куркытмаган – һәр елны уздырыла торган ярышка  иллеләп кеше килгән иде.  Кайберәүләр гаиләләре белән әлеге бәйрәмдә катнашты.

Иң элек боз астыннан балык каптыруда  ярышырга теләгәннәрне бәйгенең шартлары белән таныштырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев бәйгедә катнашучыларны Яңа еллар белән котлады, иң җылы теләкләрен  ирештерде.

-Бүгенге балык тотучылар ярышына шулай ук күпләр килгәнегез өчен рәхмәт. Без башта иң тиз бозны бораулап тишүчеләр арасында ярыш оештырырбыз. Аннан бер сәгать эчендә иң беренче балык каптыручыны, иэ күп тотучыны һәм иң өлкән, иң яшь балыкчыларны билгеләрбез, – диде.

Менә Базарлы Матак буасы өстендә  беренче бәйгегә старт бирелде. Берничә дистә балыкчы күз иярмәс итеп бозны бораулый башладылар. Берничә  секунд эчендә бозны тишүчеләр дә ачыкланды. Аннан буаның төрле почмакларында балык тотуга керештеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләгәч, бар халык кайнар ухадан авыз итәргә чакырылды.

Районның иң оста балык каптыручылары хакында тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев