Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту ярышы узды

21 гыйнвар кояшлы булса да, җиле суык иде. Әмма бу боз тишеп балык каптыру белән шөгыльләнүче әлкилеләрне куркытмаган: һәр елны уздырыла торган ярышка иллеләп кеше килгән иде.

  Кайберәүләр әлеге бәйрәмдә гаиләләре белән катнашты.
Иң элек боз астыннан балык каптыруда  ярышырга теләгәннәрне бәйге шартлары белән таныштырдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев бәйгедә катнашучыларны Яңа еллар белән котлады, иң җылы теләкләрен  ирештерде.
–     Бүгенге балык тотучылар ярышына шулай күпләп килгәнегез өчен рәхмәт. Без башта бозны иң тиз бораулап тишүчене ачыкларбыз. Аннан бер сәгать эчендә иң беренче балык каптыручыны, иң күп тотучыны һәм иң өлкән, иң яшь балыкчыларны билгеләрбез, – диде.
Менә Базарлы Матак буасы өстендә  беренче бәйгегә старт бирелде. Берничә дистә балыкчы күз иярмәслек тизлектә бозны бораулый башладылар. Берничә секунд та үтмәде, берәүнең бозны тишүе ачыкланды. Аннан буаның төрле урыннарында балык тотуга керештеләр. 
Быелгы кышкы балык тотуда бер хатын-кыз да катнашты. Мин иң элек аның белән танышырга булдым. Буа кырыенда бәке тишеп, кармак салып утыручы ханым Түбән Биктимер авылыннан Фирдәүс Микка булып чыкты.


–     Сезне боз астыннан балык тотарга ирегез өйрәттеме? – дип сорыйм.
–     Юк, ирем Петрны мин үзем балык тотарга өйрәттем.  Элек без читтә яшәгән идек. Менә соңгы дистә елда туган авылга кайтып яшибез. Мин табигатьне бик яратам – җәен дә, кышын да балыкка йөрим, урманнан җиләк-җимеш, гөмбә җыярга яратам. Авылда да бит хәзер шәһәр тормышы – өйне утын ягып җылытасы юк. Су ташырга кирәкми. Рәхәтләнеп табигать кочагында яшибез, – ди Фирдәүс. 
Ә янәшәдә утырган ире Петрны Фирдәүс чын балыкчы итәргә өлгергән бугай. Әнә бит дистәләгән  кармак салучы арасында Петр Микка иң беренче балык каптыручы булды.


Боз өстендә пингвиннар сыман утырган ир-егетләр белән танышып йөрим.
Каюм абый Гайнуллин Югары Әлморзадан чаклы килгән. Аңа 74 яшь.
–     Мин соңгы 20 елда кышкы балык тоту белән мавыга башладым. Элек җәен генә кармак салып утыра идем. Хәер, гомер буе мин аучы-балыкчы булдым. Элек бит авылларда  ике йортның берсендә ау мылтыгы булыр иде. Авылдан унар ир-ат берьюлы, мылтык асып, урманга кереп китәр идек. Исемдә: шулай бер төркем авыл ирләре урманга ауга барабыз. Каршыбызга поши килеп чыкты. Аны атып эшкәрттек тә, агачка элеп куйдык. Бу гына аз булыр, кеше күп дип, ауны дәвам итәбез. Йөри торгач, тагын бер пошины ауладык. Анысын эшкәртеп, беренче пошины калдырган урынга килсәк, агачта сөякләр генә эленеп тора. Ә югарыда кара болыт кебек ала каргалар өеме. Без аларны сыйлаганбыз шулай. 
–     Каюм абый, кайларга балыкка йөрисез? – дим.
–     Чирмешәндә дә тотам, Чаллы буасына, Кама елгасына йөрим. Иртән өчтән торып китәбез инде балыкка, – ди ул. 
–     Ә кышын тоткан иң зур балык  нинди булды?
–     Былтыр март аенда Кама елгасыннан 8-9 килограммлы чуртан каптырдым.
–     Андый зур балык шул кечкенә боз тишегенә сыйдымы? – дим каршымдагы түгәрәк бәкегә күрсәтеп.
–    Чуртан бит ул утын пүләне сыман озын була, бик тә җиңел сыя, – ди өлкән балыкчы Каюм Гайнуллин.


Боз өстендә кайберәүләр ялгызы, кемнәрдер икәү утыра. Ә бер урында бер гаилә җыелып кармак чирткәнен күзәтә. Бу – Базарлы Матактан Раил Мифтахов гаиләсе. Ул хатыны Алсинә, уллары Илназ, кызлары Иринә белән бергәләп балык тота. 
Раил Түбән Биктимердә туып үскән, бала чактан балык тоту белән мавыккан. Әнә гаиләсен дә үз артыннан ияртә алган: хәзер менә рәхәтләнеп саф һавада хозурланып ял итәләр.


Балыкчыларга бирелгән вакыт чыкты. Алар яр буена чакырылдылар. Тоткан балыкларын үлчәүгә куеп чыктылар. Менә нәтиҗәләр дә билгеле булды. Иң беренче балык тотучы Петр Микка булса, иң зур балыкны Дамир Насыйбуллин каптырган. Иң күп балык – Ильяс Галәүтдиновта. Ә беренче бәке тишүче – Николай Лычников. Иң оста балыкчылар Раил Мифтахов һәм Денис Вильдеев булдылар.  
«Өлкән балыкчы» исеме Каюм Гайнуллинга бирелде, ә «Иң яшь балыкчы» дип 6 яшьлек Илназ Мифтахов танылды.
Бүләкләрне бәйгене оештыручылар мулдан тараттылар. 
Ахырдан бәйгедә катнашкан барлык халык зур палаткага кайнар ухадан авыз итәргә чакырылдылар.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев