Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак егете Булат Шәриповка ярдәм йөзеннән хәйрия коцерты узды

Дөнья җимертеп яшәр чагында Базарлы Матак егете Булат Шәрипов җитди авыру белән көрәшергә мәҗбүр булды.

Булат бик нык ихтыярлы  Әлки улы.

Аңа яман чирдән  савыгырга дип ярдәм итүчеләр дә күп булды. Инде дәвалаучы табиблар аның сәламәтлеге уңай якка үзгәрә дип тә Булатның әти-әнисен, туганнарын, дусларын сөендергәннәр. Әмма, дәвалану курслары дәвам итә. Ә ул зур финанс чыгымнары сорый.

Базарлы Матак мәдәняит йортында район җитәкчеләре хуплавы белән “Без бергә” дигән исем астында хәйрия концерты узды. Концерт билетларын сатудан (ул 200 сум иде) кергән акча  Булат Шәриповны дәвалау өчен юлланган.

20 декабрьдә билгеләнгән хәйрия концерты район мәдәният йортының тулы тамаша залы белән үтте. Халык бик бердәм, бик ярдәмчел икән бездә. Әнә бит янәшә куелган хәйрия әрҗәсенә дә әледән-әле акча салынып торды.

Оештыручылар концертны бик югары дәрәҗәдә хәзерләгәннәр иде. Биредә без район мәдәняит йортының сәнгать  осталары чыгышлары белән  дә хозурланып утырдык. Шулай ук Базарлы Матак мәктәбе, Нәби Дәүли исмендәге  гимназия, Базарлы Матак аграр көллияте, Балалар иҗаты йорты, музыка мәктәбе коллективы катнашында матур-матур чыгышларны алкышладык.

Якташыбыз Илфат Кыямов үзенең сәхнә дусларын җыеп кайтып хәйрия  концертына килүчеләргә саллы бүләк ясады. Күпләр талантлы яшь  артистыбыз Регина Рәшитова, Рүзәл Зыятдинов, Миндияр Шәймәрдәнов, Илдус Садыйков җырларына кушылып җырлап утырдылар.

Ахырдан концерттан һәм хәйрия буларак җыелган акчаны Булатның әнисе Талиягә тапшырдылар.  Талия улының язмышына битараф  булмаган һәр кешегә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Концертны алып баручыларның берсе Гөлия Яруллина Булат сәламәтләнсен өчен күп тырышлык куйган, аның балачак дусты Алиягә дә рәхмәтләрен юллады.

Без бергә, Булат тизрәк терелсен!   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев