Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбе укытучылары - чын кеше тәрбияләүче педагог-оештыручылар

30 майда Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында педагог-оештыручылар арасында үткәрелгән “Йөрәгемне балаларга бирәм”, “Кеше тәрбияләү” һәм “ Педагог-психолог-2024” республика бәйгеләренә йомгак ясалды.

Анда Базарлы Матак мәктәбенең ике хезмәткәре бүләкләнде. 

Аларның берсе – педагог-оештыручы Эльвира Зәйнуллина. Ул “Балалар җәмгыяви оешмалары, берләшмәләренең тәрбияләү траекторияләре” номинациясе буенча беренче унлыкка керде. Әлеге мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Екатерина Кимаева да финалистлар исемлегендә. Ул “Балачак навигаторлары” номинациясендә призер булуга ирешә. 

Башта бәйгенең муниципаль туры үтә. Анда районның бар педагог-оештыручылары видеовизитка рәвешендә үзләре белән таныштыра һәм тәрбия практикасы паспортын презентацияли. 

–     Минем хезмәтем “Җиңү волонтерлары” дип исемләнгән иде. Анда мин үз мәктәбебез волонтерлары эше, аларның кемнәргә ничек ярдәм итүләре, бәйгеләрдә катнашулары, яулаган җиңүләре турында сөйләдем, – ди Эльвира Зөфәровна.

Район туры җиңүчеләре читтән торып, бәйгенең республика этабында катнаша. Республика буенча 10 педагогик хезмәктәр финалга үтә. Алар исә бүләкләнү өчен Татарстан башкаласына чакырыла. Җиңүчеләрне ТРның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев