Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак мәктәбендә ремонт дәвам итә

Район үзәгендәге иң зур уку йортында кыш аенда – февральдә ук тулысынча төзекләндерү эшләре башланды.

Моңарчы район мәктәпләрендә күрелмәгән зур эшләр башкарылуын бу белем йорты урнашкан Мәктәп урамыннан үтүче һәркем, биредә  укыган һәр укучы, ата-ана да күрә алгандыр. Түбәсен сүтүдән башланып, эчен һәм тышын заманча материаллар белән яңарту эше менә биш айга сузылуы да – моңа дәлил. Озакламый барысы да төгәлләнер һәм 1 сентябрьдә – Белем көнендә укучыларны бөтенләй башка: заманча мәктәп, якты, матур бүлмәләр каршы алыр. 

Эш төгәлләнеп килә

Эшләр барышын күреп кайтырга булып, без дә әлеге белем йортына юл тоттык. Иртәнге сәгать сигездә килүебезгә карамастан, биредә эш кайный:  һәр эшче үз вазифасын башкара иде. Беренче катта әле эретеп ябыштыручының диварга гипсокартон өчен цинкланган тимерне беркетүен, идәнгә плитә түшәүләрен күрсәк, икенче катта эшчеләр диварларны зәңгәр төскә буяу белән мәшгульләр иде. “Биредә асылмалы түшәмне ясыйсы, ишекләр куясы калды. Иртәгә бүлмәләргә линеолеум җәячәкбез”, – диде алар. Өченче кат исә безне тыныч төсләргә буялган диварлары белән каршы алды. Биредә идәннәр плитә белән түшәлгән, бүлмәләргә линолеумнар жәелгән иде инде. “Әйе, бу катта эшләр төгәлләнеп килә, менә тәрәзә кырыйларын беркетәсе, ишекләр урнаштырасы калды”, – диде эшеннән бүленми генә  Алексеевскидан килгән эшче Рәис Хисамов.
 Тулаем  үзгәрешне күз алдына китерү өчен, Алексеевскидан килеп, төзекләндерү эшләре белән җитәкчелек итүче прораб Дамир Сабиров белән сөйләштек. 
–     Мәктәптә капиталь ремонт алып барыла. Ул күп нәрсәне заманча материаллар белән алмаштыруны, буяуны, матурайтуны үз эченә ала. Бинаның түбәсе дә, җылыткыч та искергән иде инде. Эшне аларны алмашты – рудан  башладык. Эчтә агач такталар алынып, тигез идән ясалды, стеналар штукатурланып буялды. Кайбер урыннарда гипсокартон кулланылды. Билгеле, канализация торбалары, суүткәргечләр, электр челтәре алмаштырылды, яңа яктырткычлар куелачак. Әз киеренкелекле система булдырылачак. Моңа интернет, телефон, видеокүзәтү, янгын һәм сак сигнализацияләре керә. Менә хәзер дә кайбер эшчеләр тышкы якка керамогранит плитәләр беркетү белән мәшгуль. Бүгенге көндә биредә 49 эшче хезмәт куя. Эшне яңа уку елы башланганчы төгәлләргә ниятлибез, –  дип аңлатты ул безгә, тыгыз эшеннән азга гына булса да бүленергә вакыт табып. 

“Укучылар шатланып укыр”

Ремонт эшенең һәр адымын күзәтүче, алга китешне күреп шатланучы, кимчелекләрне барлап борчулы кеше ул – әлеге белем йорты җитәкчесе Луиза Абдрахманова. Без  аны үз урынында, мәктәпнең хуҗалык эшләре мөдире белән көн дәвамында башкарылырга тиешле бурычлар турында   сөйләшкән вакытында очраттык.  Ул безгә әлеге мәктәпнең 1970 елда салынуын, җиңелчә төзекләндерү эшләре башкарылып торуын, ә менә быел белем йортының шактый зур үзгәреш кичерүе турында сөйләде. 
–    Малай-кызларыбыз уңайлы, заманча, матур шартларда укырлар дип өметләнәм. Алар бу үзгәрешкә нинди зур көч куелуын аңлар һәм мәктәпкә сакчыл карарлар дип уйлыйм. Укучылар шатланып укыр, моның өчен бар шартлар да бар. Ата-аналарның шаккатуын күз алдыма китерәм, аларның һәркайсы баласының яхшы шартларда көчле укытучыларда укуын тели бит. Хезмәткәрләрем исеменнән республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Александр Никошинга рәхмәтемне җиткерәм.  Алар бар ил өчен катлаулы вакытта безнең мәктәбебезне тулысынча төзекләндерү буенча мөмкин булганның барысын да эшләде, – диде ул.    

Кыенлыклар булса да, нәтиҗәләр яхшы

Тулаем төзекләндерү эшләре укытуда кыенлыклар тудырмый калмый. Мәсәлән, мәктәп 1 февральдән ике сменалы укытуга күчә. Луиза Заһидулловна сүзләренә караганда, шулай да бу  белем бирү сыйфатына йогынты ясамый. Моны ирешелгән уңышлар дәлилли. Узган уку елында да укуда, спортта, иҗат өлкәсендә кайбер укучылар зур уңышларга ирешә. Мәсәлән, монда республика олимпиадасында җиңеп, “Ел укучысы” дип билгеләнгән Максим Яковлев, “Татар егете” республика бәйгесендә җиңү яулап, “Ел лидеры” булган Булат Вәлиевны, ел спортсмены булган Алмаз Шәйхетдиновны, “Сәмрук” премиясе җиңүчесе, “Сәләт” клубы рәисе Алия Гайфуллинаны билгеләп үтәргә кирәк. 
Алтын медальгә дәгъва белдерүче дүрт укучы үз билгеләрен бердәм дәүләт имтиханнарында яхшы нәтиҗәләр белән аклый. Рус теленнән – 97, рус әдәбиятыннан – 100, физикадан –  89, профильле математикадан 90 балл кебек гаять югары күрсәткечләр алына. Бу исә әлеге мәктәптә үз фәнен югары дәрәҗәдә белгән көчле укытучылар белем бирүен раслый. 
2023 елдан мәктәптә “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлеге ачыла. Әлеге хәрәкәт активистлары “Беренчеләр марафоны” республика бәйгесендә катнашып, беренче урынны алуга ирешә һәм җәйге лагерьга юллама белән бүләкләнә. 
Билгеле, мәктәп укучылары ирешкән югары нәтиҗәләр, үткәрелгән чаралар болар белән генә чикләнми. Биредә төпле белем, яхшы тәрбия, укучылар вакытын файдалы һәм кызыклы үткәрү буенча зур эшләр алып барыла. Яңартылган, бар шартлар да булдырылган заманча уку йортында белем алуы тагын да күңелләрәк булыр, тагын да югарырак уңышлар яуларга этәрер дип уйлыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев