Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы йомгаклау концерты күрсәтте

15 декабрьдә район мәдәният йортында чираттагы йомгаклау концерты узды. Бу юлы, көндәлек мәшәкатьләрен читкә куеп, сәхнәгә Базарлы Матак урта мәктәбе күтәрелде.


Укытучы ул – һәр кеше тормышында да мөһим кеше. Чөнки нәкъ менә ул күп яңалыклар ача, кирәкле һәм файдалы күнекмәләргә өйрәтә, катлаулы тормышта үз юлыңны табарга ярдәм итә. Ватанпәрвәрлекне, Ватанга, ата-анага мәхәббәтне, өлкәннәргә хөрмәтне тәрбияләү – болар барысы да мәктәптә башлана. Мөгаллим укырга һәм язарга өйрәтеп кенә калмый, ул – рәссам да, язучы да, артист та. 

Бу кичтә райондагы иң зур белем йортының укучылары һәм укытучылары сәхнәгә чыкты. 

Укытучы һәм остаз елына, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бәйрәм концерты укучылар өчен якын урынга әйләнгән мәктәп, укытучылар турындагы шигырьләр белән башланды. Аларны бик тә сәнгатьле итеп укучылар һәм укытучылар сөйләде. 

Укытучылар алар – милли мәдәниятне, телләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар. Алар балаларга белем һәм тәрбия биреп, өлкән буынга лаеклы алмаш әзерләүчеләр. 

Халык тормышы тарихы, аларның гореф-гадәтләре һәм йолалары татар фольклорында чагылыш таба. “Орчык бәйрәме” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән күренеш нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы булуына җавап бирде. Сәхнә татар йорты итеп бизәлгән. Әби-бабайлардан мирас буларак күчкән бәйрәмгә дуслар, туганнар җыелган. Бар катнашучылар да йон тетә, эрли, бәйли. Нәтиҗәдә, алар эшләнмәләрен – җылы оекбаш, бияләйләрне махсус хәрби операция зонасында булган Татарстан егетләренә тапшырды. 
“Сударыня” фольклор төркеме “Масленица” сәхнәләштерелгән күренеше аша рус халкының көнкүреше, иҗатын күрсәтте. Такмаклар әйтеп, җырлар  җырлап, әйлән-бәйлән уены уйнап һәм үзләренең милли киемнәре, уен кораллары һәм яңа пешкән коймак тәкъдим итүләре белән алар кышны озату кебек күңелле бәйрәмне искә алды. 

Сәләтле укучылар – Эмилия Гыйльметдинова һәм Айгизә Яруллина “Укытучым, сезгә багышлыйм”, Илүзә Латыйпова һәм Ринат Сабиров “Киек каз юллары” җырларын башкарып, концертка ямь өстәде. Беренче сыйныф укучысы Никита Созонов “Мин – рус”, 7 сыйныф укучысы Илүзә Сафина “Базарга бәхеткә барам” шигырьләрен бик тә сәнгатьле сөйләүләре белән тамашачылар күңелен яулады. 
7 нче сыйныф укучыларының “Бервакыт мәктәптә” дип исемләнгән сәхнәләштерелгән күренешен карап, залда җыелучылар рәхәтләнеп бер көлде. 

“Хыял” ансамбле “Торналар” җырын башкарып, үз коллективлары белән бик тә лаеклы итеп таныштыра алды. 3 “А” сыйныфы кызлары шунда биеп, укытучылары номерын тагын да тулыландырды. 

Тамашачылар өчен “Веселушки” балалар фольклор ансамбле дә  кызыклы номерлар әзерләгән иде. Әлеге кичтә Гөлназ Хәлиуллина һәм Гөлназ Алиева, башлангыч сыйныфлар укытучылары ансамбле һәм “Чишмә” төркеме дә лирик җырларын башкарды. Укытучылар бию коллективлары башкаруындагы “Березка” рус халык биюе, “Сәләт Әлки клубы” катнашучыларының кискен хәрәкәтле биюе, 10 нчы сыйныф укучылары тәкъдим иткән вальс концерт бизәге булды.

Гадәти булмаган номер – яктылык вееры белән биеп, 11 нче сыйныф укучылары тамашачыларны әсир итте. Сәхнәне матурлык, нәзакәтлелек биләде. 

Район кешеләре һәр номерны җылы каршылап, алкышларга күмде. Укытучылар Фәнис Сәгыйрев, Илнур Фәйзуллин һәм Айдар Абдуллин башкаруындагы күңелле җырлар һәр кеше күңеленә аеруча хуш килгәндер. 

Концерт бер сулышта үтте һәм бар коллектив башкаруындагы “Сезгә бәхет телибез” җыры белән төгәлләнде. 
Уңай хисләр уяткан бу кичә тамаша кылучылар хәтерендә озак сакланыр. Шунысы да сөендерә: халык зал тутырып килгән. Чарада катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин да сәламләде. Ул Ватанны ярату белән сугарылган шундый бәйрәм оештырулары белән мәктәп коллективына рәхмәтен әйтте. 

Укытучылар да, укучылар да концертка, чыннан да, тырышып әзерләнгән. Үз иҗатлары һәм һөнәрләрен яратуларын күрсәтеп, алар тагын бер тапкыр тамашачылар йөрәген яулады, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев