Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсендә 2025 елның йомгаклары һәм 2026 елга планнар билгеләнде
Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең актлар залында медицина советының йомгаклау утырышы узды.
Медицина советы эшендә Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов һәм Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Илья Гаврилов катнашты.
Төп доклад белән Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина чыгыш ясады. Ул Әлки районы сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә җентекле анализ ясады, демографик күрсәткечләргә һәм район халкының үлем статистикасына аерым тукталды. Кадрлар мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелде. Докладта хезмәтләр эшендәге уңай тенденцияләр дә, аерым контроль таләп итүче проблемалы өлкәләр дә яктыртылды. Планлы күрсәткечләрнең һәм максатчан индикаторларның үтәлеше дә бәяләнде.
Чакырылган экспертлар хастаханә коллективының югары профессионализмын һәм эш сәләтен билгеләп үтте. Чыгышларда алар үсеш нокталарына һәм ведомствоара хезмәттәшлекне көчәйтү кирәклегенә басым ясады.
Медицина советы йомгаклары буенча 2026 елга яңа максатлар билгеләнде. Төп бурыч — район халкы өчен медицина ярдәме сыйфатын арттыру.
Чара бүләкләүлӘр белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев