Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә мәктәп урманчылыгы берләшмәсе эшли
Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә мәктәп урманчылыгы берләшмәсе эшләп килә.
Мәктәп урманчылыгы ул – табигатьне өйрәнү, урман үсентеләрен үстерү һәм утырту, урман кишәрлекләрен саклау, урманчылык хуҗалыгына агачлар утыртуда ярдәм итү белән мавыккан укучылар берләшмәсе. Бәлки, нәкъ менә мәктәп урманчылыгында эшләү кемнәргәдер алдагы тормыш юлын шул юнәлештә сайларга да ярдәм итәр?
Гимназиядә мәктәп урманчылыгы 2019 елның 1 февраленнән эшли башлый. Укытучылар, укучыларның, урманчылык хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлеге укучыларга экологик тәрбия бирергә, туган якның табигый байлыкларына сакчыл караш, табигатьнең бер өлеше булган кешегә карата зур хөрмәт хисе булдырырга ярдәм итә.
Берләшмә эшчәнлеге гадәти булмаган рәвештә үткәрелүе белән дә кызыклы: урманга, Актай елгасына биоэкскурсияләр, әңгәмәләр, лекцияләр, викториналар, КВНнар, экологик бәйрәмнәр, рәсемле күргәзмәләр, фотокүргәзмәләр, уеннар оештырыла, билгеле бер темага багышлап сыйныф сәгатьләре, тикшеренү эшләре, олимпиадалар, бәйгеләр үтә.
Мәктәп урманчылыгының “Яшь урманчылар” түгәрәгендә укучылар Әлки районының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, аларның Кызыл китапка кертелгәннәрен өйрәнә. Районыбызның сакланучы мәйданнары исә Татар-Әхмәт саз-тыюлыгы мисалында өйрәнелә.
Укучылар эше игътибарсыз калмый. Табигатьне саклау буенча “Парклар маршы - 2022” халыкара акциясендә катнашып, 6 “а” сыйныфы укучысы Динә Шакирҗанова районда үткәрелгән “Тыелган табигать күренешләре” рәсемнәр бәйгесендә 3 нче урынны алды. Шулай ук мәктәпнең “Урманчылар”ы әгъзалары булган 6-11 нче сыйныф укучылары Спас дәүләт заказнигы оештыран районның “Без дөньяны чистартабыз” экологик десантында 1 һәм 2 нче урыннарга лаек булдылар. Экологик акциядә җиңүченең эше Казанга юлланды һәм ул Татарстан республикасы буенча беренче урынны алуга иреште. “Урманчылар” дип исемләнгән мәктәп урманчылыгының җитәкчесе Лилия Фәракшина, җиңүчеләрне әзерләгән өчен, “Спас” дәүләт заказнигы һәм Татарстан Республикасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев