Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакның “Ромашка” балалар бакчасы -иң яхшы билингваль бакча

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2024” республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.


Билингваль (ике телдә) белем бирү буенча республикада иң яхшы – грантка лаеклы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары исәбендә Базарлы Матакның “Ромашка” балалар бакчасы да лаеклы урынын алды. 

Түбән Кама шәһәрендә бүләкләү тантанасы узды һәм анда балалар бакчасы мөдире Алсу Гайнетдиновага тантаналы рәвештә Җиңүче дипломы, шулай ук 500 мең сумга сертификат тапшырдылар. 

Әлеге җиңүгә юл бик катлаулы була һәм зур җаваплылык тотып эшләргә туры килә, аңа ирешү өчен балалар бакчасының бар коллективы да тырыша. 
Без дә балалар тәрбияләүче бу хезмәткәрләргә иминлек һәм яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев