Базарлы Матакның үз пляжы бар
Җәй дәвам итә. Әле август ахырына кадәр кояшлы матур көннәр булыр, дип фаразлана.
Алда эссе һәм коры көннәр көтелгәнгә, коену чоры да гадәттәгедән озаккарак сузылырга мөмкин. Тирләп-пешкәннән соң, салкынча суга бик тә чумасы килә шул! Шуңа да сулыкларда коенучылар исәбе шактый күп була.
Район үзәгендә су буенда ял итәргә һәм коенырга рөхсәт ителүче бердәнбер урын ул – Актай елгасы буендагы пляж. Ул күпләрнең яраткан ял урынына әйләнергә өлгерде дә инде. Аның яр буе төзекләндерелгән, тигез мәйданчыкка ком түшәлгән, су коену урынында кирәкле җайланмалар – киенү өчен кабинка, пляж зонтлары астында ятаклар бар, бәдрәф куелган.
Коенучы кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү уңаеннан, пляжда коткару посты булдырылган, анда исә үз эшләрен яхшы белүчеләр кизү тора. Ял итүчеләрне барлыгы 6 коткаручы күзәтә. Алар барысы да махсус рәвештә укытылган, кизү тору исә тәүлек буе бара. Коткаручылар сменалап эшли һәм пляж территориясе беркайчан да күзәтүчесез калмый.
Коткаручыларның төп бурычы исә – суда бәхетсезлек очраклары күзәтелүгә юл куймау, батучыларга ярдәм күрсәтү. Коткаручыларда кирәкле бар әйбердәр дә – жилетлар, коткару әйләнәләре, көймә бар.
– Су буенда ял итүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, һичшиксез, үтәргә тиеш. Кызганыч, әмма республикада ел саен суда фаҗигаләр күзәтелә, кешеләрең гомерләре өзелә, – диде коткаручыларның берсе. – Базарлы Матакта бары бер урында – биредәге пляжда гына коену рөхсәт ителә. Аның төбе тикшерелгән, коену чикләре билгеләнгән.
Коткаручы Николай Шипигин сүзләренә караганда, эссе көннәрдә су коенучылар күп булган, ял итәргә гаиләләре белән килгәннәр.
– Ял итүчеләр иминлек турында онытмаска тиешләр. Махсус коену урынында буйкаларга кадәр генә йөзү зарур. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, караңгыда коенмаска, таныш булмаган урыннарда суга чуммаска, кайда булуың турында якыннарыңа әйтеп китәргә – болар һәр очракка да кагылышлы кагыйдәләр. 14 яшькә кадәр балалар су буена зурлар белән генә килергә тиеш. Суда ялганлап ярдәмгә чакырырга ярамый. Алып барылган исәп мәгълүматларына караганда, суда күзәтелгән бәхетсезлек очракларының күбесе әлеге кагыйдәләрне үтәмәү сәбәпле килеп чыга, – дип сөйләде Николай Петрович.
Коенырга килгәч, ата-аналар балаларының кечерәкләрен дә, зурракларын да күз уңыннан ычкындырмаска тиеш.
– Фаҗига хәтта сай, яхшы таныш урында да була. Балага кояш сугуы бар, ул исә һушын җуеп, суга егылырга мөмкин, – дип аңлатты ул.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: бары тик санкцияләнгән, моның өчен махсус әзерлек күрелгән урыннарда гына коенырга ярый. Гомерегезне куркыныч астына куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев