Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Азат итүче солдат hәйкәле каршысында митинг узды.

3 декабрьә Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә.

Бу дата 2014 елдан бирле үткәрелә. Шул уңайдан район үзәге Базарлы Матакта Азат итүче солдат hәйкәле каршысында митинг узды. Анда хезмәт коллективлары, ветераннар, яшь гвардиячеләр, беренчеләр хәрәкәте активистлары катнашты.

  Район башлыгы Александр Никошин митингка җыелган халыкка: "Хәзерге чорда әлеге көннең әхәмияте аеруча зур. Бөек Ватан сугышында булган hәр солдат безнең хәтерләрдә сакланыр, аны яшь буынга тапшыру безнең бурыч",- диде.

  Район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин: "Эзтабарлар ярдәме белән сугыш барган урыннарда эзләнүләр үткәрелеп бик күп солдатларның гәүдәсе табылып исемнәре ачыклана. Бу эш әле дә уңышлы дәвам итә", - диде. Беренчеләр хәрәкәте лидеры Эмилие Гилметдинова бабаларыбыз батырлыгы безнең өчен hәрчак тормыш маягы булыр диде. Патриотик җырлар яңгырады.

   Митингта бер минутлык тынлык белән билгесез солдатларны hәм сугышта hәлак булганнарны искә алынды. Аннан мәңгелек ут янына веноклар, тере чәчәкләр салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев