Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүче Әлфинур Хәлиуллина чәчәкләр ярата

Ишегалды чәчәккә күмелгән. Төрле төстәге гөлләр: аклары, алсулары, кызгылт-сарылар, уттай янган кызыллары, шәмәхәләр бар. Алар зур чүлмәкләрне тутырып чәчәк аткан, эре-эре булып та үскәннәр, ваграк төрләре да бар, югарыдагы савытлардан да асылынып төшкәннәр. Бу гүзәллек кайдадыр еракта, аерым бер мохиттә тудырылмаган. Бакчасын гөл итүче безнең якташыбыз – Базарлы Матакта яшәүче Әлфинур Хәлиуллина.

Иң шәп ишегалды

Дуслык урамында урнашкан бу йортны озак эзләргә кирәкми. Юл буенча тауга күтәрелгәндә, ул ерактан ук күренә. Тимер бизәкләрдән генә корылып, ишегалдын ачыктан-ачык күрсәткән койма-капка да гөлләргә карап соклану мөмкинлеге бирә. Һәм, чыннан да, бу урамнан үтүчеләр әлеге гаҗәеп йорт алдында тукталмый калмый икән. Сөйләшү барышында Әлфинур Зөфәр кызы бу турыда да әйтеп узды.
–     Узып баручылар, туктап, ишегалдына карап тора. Чит-ят кеше, капка ишеген ачып кереп, чәчәкләр турында сораштыра да башлый. Шаккатабыз, дип тел шартлатучылар да байтак. Әле беркөнне бер малай дуслары белән урамнан бара. Туктады да бу, миңа да ишетелерлек итеп: “Карагыз әле, Базарлы Матактагы иң матур йорт бу”, – ди. Бакча түгел, нәкъ менә йорт, ди. Билгеле, күңел тагын да күтәрелә инде мондый сүзләрдән, – дип көлде хуҗабикә. 
Шуны да әйтәсе килә: Әлфинур апа, аның бу мавыгуы турында берничә ел элек язма басылган да иде һәм менә тагын кызыксындык. Чөнки һәркем булдыра алмый моны. Хуҗабикә берничә көн элек республика газетасы журналистлары да килүен әйтте. Димәк, бу ханым тудырган матурлык башка җирлек кешеләрен дә гаҗәпләндерерлек!

Савыт саен яраннар

Ишегалдындагы чәчәкләрнең төрләренә килсәк, биредә гөлчәчәкләр, лилияләр, петуниялар, гортензияләр бар. Ә күпчелеге – татарлар элек-электән аеруча яратып үстергән, җырларыбызда җырланган яраннар. Әмма хуҗабикә аларның 20дән артык төрен үрчеткән. 
–    Ни өчен нәкъ менә яраннар? – дип кызыксындым мин. 
–    Талымсыз алар. Мәсәлән, петунияларны гына алыйк. Менә хәзер аларны кисәргә кирәк. Аннары ул бераз чәчәксез тора. Ә яраннарны утыртасың һәм ул җәй буе чәчәк ата. Суны сибеп, корыганнарын алып кына торырга кирәк. Эссегә дә чыдый алар, бераз җылырак урында кышны да чыга.
–    Шулай да яраннарны шаулап чәчәк атарлык итеп ничек үстерергә?
–    Иң мөһиме, чәчәкләрне яратырга кирәк. Ике ханым сөйләгән сүзләрне мисал итеп китерәм. Берсе: “Киленем гөлләр яратмый. Шулай дип үзе үк әйтә. Чыннан да, су сибәргә үзенә калдырсам, үсентеләрем корый бит”, – ди. Аннары гөлләрне яратмый икән, ул алар матурлыгын күрми дә. Икенче танышым сөйли: “Кечкенә бассейннар ясап, чәчәкләр утырттым. Гөрләп үсте үзләре. Сабантуйдан соң ике кодагыемны чәйгә чакырдым. Алар гөлләрем өстеннән атлап кереп киттеләр. Ник шуларны күрсеннәр дә, бер сүз әйтсеннәр! Үпкәләдем бит”, – ди. Ә мин аптырамыйм: берәү чәчәкләр яратса, икенчеләр чигә, бәйли, һәркемнең үз дөньясы, үз мавыгуы...

Көч куймый берни үсми

Хуҗабикә яраннарның нәзберек булмавы турында сөйләсә дә, кечкенә генә бакчасы бар икән, кеше белә: эшләмәсәң, берни үсми. Ә мондый гөлбакчаны үстерү өчен, күпме хезмәт куелуы, көч соралуы яхшы аңлашыла. 
–    Эш, чыннан да, иртә язда – март аенда ук башлана. Черемә белән катнаштырылган яңа туфракка яшь ботакларны утыртырга кирәк.  Җылы икән, алар яфракларын җәеп, купшыланып үсеп китә. Бакчага чыгаргач, озак үтми, бөреләр дә чыгара башлый. Җәен, билгеле, вакытында суын сибәргә кирәк. Мин чәчәкләрне зур савытларга да, түтәлгә дә утыртам. Савытларны көз көне алар өчен ясалган махсус урынга – кышын идәннәре җылытылган теплицага ташыйм, кызганыч булса да, түтәлдәгеләр шунда кала, – дип сөйләде Әлфинур апа, чәчәкләрне ничек үстерүе турында аерым төпченә башлагач.
Яран үстерергә алынырга теләүчеләргә киңәшләрен дә бирде ул. 
–    Һәр елны яшь ботакны утырту яхшы. Узган елгы гөлне үстерергә калдырганым бар, озынаеп китә, чәчәкләре дә аз була. Белгечләр, яраннар өчен кечерәк савытлар яхшы, ди. Әмма күреп торасыз: кашполарым нинди зурлар, ә яраннар ничек күкрәп үсәләр... Бер чәчәкче: “Яраннарны кибеттән сатып алган җиргә утырткан идем – үлделәр”, – ди. Ә мин бакчадагы туфракны казып алам да черемә белән катнаштырам. Яхшы үсәләр. Чынлыкта, гомер буе гөлләр утыртсам да, алай итәм, болай эшлим, һаман күзәтәм, нәтиҗә ясыйм, шулай өйрәнәм...  
 
Гөлләр өчен акча да жәл түгел

Әлфинур Хәлиуллина аерым бер әрҗәләрдәге кечкенә савытларга яран гөлләренең үсентеләрен тамыр алдыртып куйган. Сатарга дип уйлыйсызмы? Юк, болай, бушлай бирер өчен. 
–     Миндә эшмәкәрлек сәләте юк. Арзан сорасам – ни файда, кыйммәт билгеләсәм, кеше ни уйлар, дим. Кайберәүләр кабат-кабат сорый. Мин дә бер үсентедән үрчетәм бит, дип аптырыйм андый чакта, – ди бу хакта әңгәмәдәшем һәм әлкилеләргә бераз үпкәсен дә белдерде:
–    Урлаган үсенте яхшы тамыр ала дигән ышану бар, аңлыйм, шулайдыр. Әмма кайчакта гөле белән үк йолкып алып чыгып китәләр. Аның ботагы гына да җитә ләбаса. Шуннан да үрчи ул, – дип, йөрәк әрнүен дә әйтеп куйды. 
Шул ук вакытта ул үзенең бер генә үсентене дә кешедән бушлай сорамавы турында сөйләде.  Һәркайсын сатып алган ул.
–    Кая гына барсам да, чәчәк орлыклары карыйм. Төрлеләрен юнәтү өчен, кайчакта махсус юлга чыгып китәм. Бервакыт шулай, Чистай шәһәренә барып, 5 мең сумлык үсенте алып кайттым, – ди Әлфинур апа, чәчәк җене кагылуын тулысы белән аңлап.

Матурлыкны сатып алып булмый

Әлфинур апаның бу мавыгуын хуплаучы ярдәмчесе – аның тормыш иптәше Равил Хәмит улы.
–    Ирем – тимер эретеп ябыштыручы. Кулыннан бар эш тә килә. Кашполарны кую өчен ниндирәк элгечләр, эшләнмәләр кирәклеген аңлатам да – ул ясап та бирә, – ди әңгәмәдәшем. 
Бергәләшеп, алар яшелчәләр дә үстерә. Бакчада кыяр-помидорлары да бар. Алар өчен аерым теплица да ясалган. Шулай да Әлфинур апаның төп игътибары чәчәкләрдә икән. Ә моны ул болай аңлатты:
–    Кыяр-помидорны ел әйләнәсе кибетләрдә сатып алырга мөмкин. Алып кайтасың да ашалмый бозыла да әле ул. Ә бу матурлык беркайда да юк, аны акчага сатып алу мөмкин түгел...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев