90 нчы яшен тутырып килүче Айсылу Исмәгыйлева озын гомерле булуның серен әйтте
Бүген бездә кунакта гомер буе районыбызда намус белән эшләп, хезмәтендәге тырышлыгы белән дә, гаиләдә бәхетле хатын, әни булуы белән дә күпләргә үрнәк хатын-кыз – Айсылу Исмәгыйлева.
Гүзәл затларның яшен әйтү хупланмый үзе. Әмма бу очракта искәрмә ясарга кирәктер. Чөнки әлеге олуг юбилеен билгеләргә санаулы көннәр калган ханымның актив тормыш алып баруын, хәтер үткенлеген күреп, сокланмый мөмкин түгел. Март аенда Айсылу Хисбулла кызы 90 яшен тутыра. Ә шундый саллы тормыш юлы үткән райондашыбызның, ышаныгыз: безгә, һичшиксез, әйтер сүзе бар.
Хезмәт иясе –хөрмәт иясе
Айсылу апа – Иске Баллыкүл авылы кызы. Башлангыч белемне – үз авылларында, урта белемне Яңа Салманда алганнан соң, ул колхозга хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакытта читтән торып, Саба районы авыл хуҗалыгы училищесының бухгалтер-икътисадчылар хәзерли торган бүлеген тәмамлый. Аннары гомер буе, лаеклы ялга чыкканчы санау, хисап эше белән шөгыльләнә. 1968 елда районның көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына икътисадчы итеп билгеләнә. Комбинатның исә гөрләп эшләгән чагы була. Биредә райондагы һәр кеше зәвыгына, теләгенә туры китереп, итәк-күлмәген дә, чалбарын да, пальтосын да тектерә ала.
– Комбинат бар районга хезмәт күрсәтте. Тегүчеләр төркемләп тә эшләделәр, хезмәтен үзе генә башкарган аерым осталар да бар иде. Аларның һәркайсы үз эшләрен җиренә җиткереп, зур сыйфат белән башкарды. Ул тегүчеләрнең эшен бүгенге сатудагы киемнәр белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, – дип искә ала Айсылу апа андагы хезмәткәрләрне.
Комбинат турыдан-туры ТР Көнкүреш хезмәтләре күрсәтү министрлыгына буйсына һәм биредә билгеле бер план үтәү таләбе куела. Өч ай саен да, елга бер тапкыр да хисапны тапшырырга кирәк була. Район җитәкчелегенә дә эш барышын күрсәтеп бару сорала. Башкалада даими семинарлар да үтә. Ә аларны елның нинди фасылы булуга, кар-буранмы, коеп яңгыр явамы – калдырырга ярамый. Ә бу исә юл газабы – гүр газабы дигән сүзләр тулы мәгънәсе белән туры килгән еллар. Кама аша күпер әле салынмаган, башкалага транспорт чаралары бүгенгедәй очып тормый.
– Шөкер, җитәкчелекне бер тапкыр да орышып телгә алырга ясамадым. Бар җыелышларга да бардым, хисапларымны бер ялгышсыз вакытында тапшырдым. Билгеле, ирем белән икебез ике якка чыгып китеп, өйгә тиз генә кайтып керә алмаган вакытлар шактый булды. Ә балалар ялгыз, шуңа йөрәк әрни иде... – дип, эшенә бәйле авыр мизгелләргә дә тукталды әңгәмәдәшем.
Әлеге җаваплы эштә Айсылу Хисбулла кызы 20 ел эшли. Илдә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә комбинат та авырлыклар кичерә башлый, нәтиҗәдә күпчелек шундый оешмалар кебек, гомумән дә, ябыла.
– Эшемне бик яратып эшләдем. Андагы бар хезмәткәрләр бертугандай якын иделәр. 1988 елда лаеклы ялга чыктым. Берничә елдан комбинатның эше дә тукталды, андагы оста куллы тегүчеләр дә кирәксез булып калды. Яшь хезмәткәрләр башка эшләр эзләргә мәҗбүр булды. Кызганыч, пенсиягә чыккач та, без төрле оешмаларга беркетелгән булып чыктык. Мине, мәсәлән, мәдәният бүлегенә теркәсәләр, кайберәүләрне урманчылык хуҗалыгына, икенчеләрне авыл хуҗалыгы идарәсенә беркеттеләр. Картлар көнендә, төрле башка бәйрәмнәрнәрдә яраткан коллективым белән очраша да алмадык, - дип, үпкәсен дә белдереп алды ул.
Намус белән эшен башкарган хезмәткәр, билгеле, дәүләт трафыннан бүләкләнми калмый. Айсылу Исмәгыйлевада комбинат, район җитәкчеләре тарафыннан тапшырылган Мактау грамоталары шактый. Шулай ук ул “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә дә лаек була.
“Балаларым белән горурланам”
Айсылу апа яраткан эшендә уңышлы эшләве белән генә түгел, ә сөекле хатын, әни буларак та бәхетле. Уку йортын тәмамлаганнан соң, районыбызга җибәрелгән Апас егете Рәфкать Галимҗан улы белән алар Салман совхозында эшләгән чакларында танышалар. Бер ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып, бергә яшәргә булалар.
– Без бүгенге көндәге кебек туй күлмәкләре алып, зур мәҗлесләр җыеп өйләнешмәдек. 1958 елның 31 нче декабрендә Рәфкать бергә гомер итәргә тәкъдим ясап, фатирына алып кайтты. Аннары 5 гыйнварда район башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә барып язылыштык. Менә шул көннән соң да инде 64 ел вакыт үтте. Ике бала, улыбыз Робертны, кызыбыз Ләләне тәрбияләп үстерек. Бүгенге көндә 4 оныгыбыз, 3 оныкчыгыбыз бар, -дип гаилә тормышы турында сөйләде Айсылу апа.
Әлеге үрнәк гаиләнең уллары Роберт очучы икән. Ул Мәскәү өлкәсендәге Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясен тәмамлый. Әфган сугышында да була, Германиядә дә хезмәт итә, бүгенге көндә лаеклы ялда икән. Кызлары Ләлә дә Казан педагогика институтын тәмамлап, инглиз теле, тарих укытучысы белгечлеген ала. Хәзер ул Китап йортында эшли. Алар икесе дә гаиләле, ул-кызлар үстергәннәр.
– Улым белән дә, кызым белән дә горурланам. Алар кешене тыңлый, сүзләрен ишетә, ярдәм итә беләләр, - диде Айсылу апа балалары турында.
“Балаларны ничек шундый итеп тәрбияләргә соң?” – дигән сорауга исә тәҗрибәле әңгәмәдәшем:
– Нәсел дәвамчылары әти-әнигә карый. Мин үзем гомер буе кеше белән, төрле җитәкчеләр белән эшләдем, һәрберсе белән уртак тел табарга тырыштым, хезмәткәрләр белән дә, күршеләрем белән дә беркайчан да сүзгә килгәнем булмады, хәлемнән килгәнчә һәрвакыт ярдәм итәргә тырыштым. Әтиләре дә тәртипле булды. Мине хөрмәт итте, тәмәкене, хәмерне чит күрде. Шуңа балалар да мәрхәмәтле кешеләр булып үстеләр, – дип җавап бирде.
Озын гомерле булуның сере нидә?
Балалары Казанда төпләнгәннәр, ә Айсылу апа белән Рәфкать абый икәү генә район үзәгендә яшиләр. Тугызынчы дистәне тутырып килүләренә карамастан, алар хуҗалыкны үзләре алып бара. Айсылу апа да ирен бүгенге көндә дә тәмле ризыклар пешереп сыйлый, өйдә чисталык-тәртипне булдыра. Әңгәмә корырга ниятебез булуын әйткәч тә, ул редакциягә үзе килергә теләк белдерде һәм ачык, тулы җавапалар биреп, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырды. Сугыш еллары, аңардан соңгы авырлыкларны да, бар михнәтне дә күргән кешедән, билгеле, озын гомерлел булуның сере белән дә кызыксындык.
– Зәйнәп Фәрхетдинова: “Күңел 17 дә, йөрәк 18 дә, гомер үткәнлеге сизелми”, – дип, бик дөрес җырлый икән. Шулкадәр еллар үтүенә ышанып та булмый, ә күңел һаман да яшь кебек. Мин озын гомерле булуның сере сабыр булудадыр дип уйлыйм. Кешеләргә авыр сүз әйтмәскә, ачу сакламаска, каты бәрелмәскә, рәнҗетмәскә кирәк. Билгеле, нәрсә ашавыңа да игътибар итү мөһим. Мин, мәсәлән, ризыкларны кыздырып ашау ягында түгел. Бүген дә парда пешерергә тырышам, – диде Айсылу апа, серләре белән уртаклашып.
Тагын әле гомер буе тормышны яратудан туктамау, мавыгуларың булу да дип тә өстәргә кирәктер. Озатырга барып, Айсылу апаның өенә кергәч, аның бик яратып гөлләр үстерүе дә ачыкланды. “Әлки хәбәрләре”, “Ватаным Татарстан” газеталары, “Сөембикә” журналларына язылып, Рәфкать абый белән икәү бар яңалыкларны укып та баралар икән. Язма ахырында әйтәсебез килә: Айсылу апа, Рәфкать абый, әле озак еллар шундый актив тормыш алып барыгыз, исән-сау булыгыз һәм ил хәбәрләре белән кызыксынуыгызны дәвам итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев