Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Җиңү бәйрәм көненә программа

9 Май – Җиңү көне районның бар авылларында да зурлап билгеләп үтеләчәк. Төп бәйрәм чарасы район үзәгендә узачак.


Тантана башланганчы Ленин урамында алты урында “Җиңү истәлеге” хәрби хроникасыннан сюжетлар карап үтәргә мөмкин булачак.
 9.50 сәгатьтә – район җитәкчеләре, ветераннар, оешма-хезмәт коллективларыннан төзелгән демонстрация колоннасы Мәңгелек утка барачак. 

10.00 сәгатьтә – тантаналы митинг башлана. “Җиңү маршы” , Мәңгелек утка веноклар кую – төп чаралар. Бәйрәм митингы Базарлы Матак мәкәтәпләре укучылары чыгышлары, район мәдәният хезмәткәрләренең сәхнәләштерелгән күренешләре белән үрелеп бара. Биредә район җитәкчеләре, килгән кунаклар котлау сүзләрен җиткерә. 

Үзәк паркта С.М. Лисенков исемендәге музей үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Кыр кухнясында тәкъдим ителгән ризык белән сыйлау да каралган.

19.00 сәгатьтә – һәркем “Мәңгелек ут” янындагы мәйданчыкка “Җиңү вальсы” акциясендә катаншырга чакырыла. Биредә районның балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Казаннан килгән артистларның чыгышларын карарга мөмкин булачак.
Тарихи фильм да күрсәтелә. 

Үзәк паркта сәламәтлек посты булдырылып, анда һәрдаим медицина хезмәткәрләре кизү торачак. 
Сезнең игътибарга шуны да җиткерәсе килә: әгәр дә шикле әйбер күрсәгез, битараф булмасагыз иде, ул турыда полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез яисә 112 номерына шалтыратып, барысын да аңлатыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев