Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта ишек алды бәйрәме узды

Базарлы Матактагы Новая урамындагы күпфатирлы йортта ишек алды бәйрәме узды.

Өч катлы бу өйдә урта яшьләрдәге гаиләләр яши. Аларга бу яңа өйдән фатирлар моннан 20 ел элек тапшырылган. Күпләре ул вакытта яшь гаиләләр булганнар. Башта аларның балалары бергә балалар бакчасына йөргән, аннан мәктәпкә. Соңрак төрле уку йортларында белем алулар, армиягә озатулар, каршы алулар, балаларны тормышка чыгару башланган.

Иң мөһиме, бу йортта яшәүчеләр бер гаилә булып, туганлашып, бик тату гомер итәләр. Өйләре дә бит сокланырлык — матур. Ишек аллары республика программасы нигезендә төзекләндерелгән. Биредә балалар өчен уен мәйданчыгы бар, спорт белән шөгыльләнү урыны төзелгән.

Ишек алларында төрле бәйрәмнәр, өмәләр үткәреп, бик бердәм булып яшиләр. Узган кичтә алар шул өйдә яшәүчеләрне, биредә яшәп күченеп киткәннәрне бергә җыеп, ишек алды бәйрәме оештырганнар. Бу хәзер республикада «Күршефест» дип исемләнгән чараларга бик туры килә.

Район мәдәният йортыннан музыкант Сергей Смышляевны чакырып, «80нче еллар дискотекасы» да оештырганнар. Ишек алдына зур өстәлләр куеп, кайнар коймак, самовардан чәй, башка күп кенә тәм-томнар белән сыйланып, рәхәтләнеп узган көннәрне искә алып утырдылар. Хезмәт көненнән соң оештырылган очрашулар биредә шулкадәр ихлас, бердәм булып уза икән.  Яшәүнең асылы шунда икән дип ирексездән уйлап куясың.

Бу йортта мәгариф хезмәткәрләре күп яши. Шулай ук эшмәкәрләр, элемтә хезмәткәрләре, тагын күп кенә башка һөнәр ияләре бар. Ә аларны Новая урамындагы өч катлы күркәм йорт берләштергән, туганлаштырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев