Базарлы Матакта Украинада барган махсус операциядә катнашып, батырларча һәлак булган әлкилеләр истәлегенә обелиск ачылды
9 Майда Бөек Җиңү бәйрәме көнне Базарлы Матактагы Батырлар аллеясында, Украинада барган махсус операциядә катнашып, батырларча һәлак булган әлкилеләр истәлегенә обелиск ачылды.
Әлеге тантанада район җитәкчеләре, республика кунаклары, хәзерге вакытта Украинада барган махсус операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан якташлар, әлкилеләр катнашты. Шулай ук тантанада әфганчылар һәм башка сугышчан конфликтларда булган райондашларыбыз, яшь гвардиячеләр, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары да бар иде.
Тантанага җыелган халыкны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул үз чыгышында:
– Бүген районыбыз тарихына тагын бер истәлекле вакыйга өстәлде – Украина җирендә батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә обелиск ачылды. Мин ышанам: Ватан алдында Антларына тугры булып, хәрби бурычларын намус белән үтәгән әлкилеләрнең батырлыгы яшь буынга үрнәк булыр. Без бүген илебез иминлеге хакына башларын салган, гомерләрен биргән якташларыбыз алдында баш иябез. Ватаныбыз азатлыгы өчен Дмитрий Николаевич Чуманов, Иван Валерьевич Дулатов, Владимир Николаевич Толстов, Илдар Гомәрович Кәримов, Владислав Анатольевич Волков, Иван Игоревич Арнаков, Дмитрий Владимирович Матюшкин батырларча һәлак булдылар. Аларның исемнәре районыбыз елъязмасына алтын хәрефләр белән язылыр.
Александр Никошин шулай ук чыгышында районнан өлешчә мобилизацияләү чорында 80 әлкиленең һәм килешү нигезендә 59 егетнең хәрби операциягә юллануын әйтте. “Алар бүген һәркайсы чын ир-егетләрчә үз бурычларын намус белән үтиләр. Без алар белән горурланабыз һәм Әлки егетләренең тизрәк исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез”, – диде район башлыгы.
Сүз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиевага бирелде:
– Хөрмәтле якташларым. Әлки җирендә гомер-гомергә кыю, батыр егетләр яшәгән. Бүгенге истәлек билгесе шундый каһарман уллар хакына ачыла. Мин бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм Әлки якташлар җәмгыяте исеменнән шундый истәлекле обелиск ачылу белән кайнар котлыйм.
Якташлар җәмгыяте Әлки җиреннән киткән, Украинада барган махсус операциядә катнашучы егетләр хакында махсус китап чыгарырга дигән карар кабул итте. Аларның батырлыгы үсеп килүче буыннарга күчсен. Әлеге гамәл егетләребез белән горурланып яшәр өчен мөһим”, – диде Алсу Рөстәм кызы.
Районның сугышчы-интернационалистлар Советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов Украина җирендә һәлак булган әлкилеләр истәлегенә обелиск төзүдә иң актив булган егетләрне атады. Бу– Юрий Шибут, Андрей Крайнов, Равил Яруллин, Илсур Гәрәев, Владимир Красильников.
Республикадан килгән вәкилләр: “Әлки районында Украина җирендә һәлак булган якташлары истәлегенә Татарстанда беренчеләрдән истәлек обелискы ачыла. Сезнең матур гамәлләрегез район-шәһәрләргә дә күчсен иде”, – дигән теләкләрне җиткерделәр.
Украинада батырларча һәлак булган Дмитрий Чумановның әнисе Лидия Николаевнага сүз бирелде.
– Ватаныбыз киләчәге өчен һәлак булган улларыбыз истәлегенә обелиск төзүчеләргә рәхмәт. Аларның исемнәре хәтерләребездә мәңге сакланыр, – диде ул.
Бер минутлык тынлык белән Украинада үлгән якташларыбызны искә алдык. Аннан обелискны каплаган ак тукыма алынды. Батыр Әлки уллары өчен куелган кызыл йолдызлы обелиск ачылды.
Алар хөрмәтенә автоматлардан залп бирелде, патриотик җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев