Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттеләр

4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Базарлы Матакның Үзәк паркында тантаналы бәйрәм концерты узды.

Тирән тарихи мәгънәгә ия әлеге көн белән әлкилеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов котлады. Аннары 14 яшен тутырган бер төркем укучыга Россия Федерациясе гражданины паспорты тапшырылды. Шулай ук биредә “Алдынгылар хәрәкәте”нең берничә активисты Әлки районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Бәйрәм тантаналы, дәртле җырлар белән үрелеп барды. Биредә Алмаз Сафиуллин, Ильвира Нурлыхакова, Вадим Никошин, “Сөмбелә” дуэты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов, Айгөл Әхмәдиевалар чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев