Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта яшәүчеләр: "Юллар тайгак, йөрү куркыныч"

Карлы яңгыр һәм төнге суыклар үз эшен эшләде – юллар боз белән капланды.

“Юллар шулкадәр тайгак, Базарлы Матакның үзәк урамыннан йөреп тә булмый. Тротуарлар боз белән капланган, ничек эшкә, кибеткә барырга?”,– шундый мөрәҗәгатьләр белән газета укучыларыбыз редакциягә телефоннан берничә тапкыр шылтыратылар. Карлы яңгыр һәм төнге суыклар үз эшен эшләде – юллар боз белән капланды. Билгеле, мондый хәлдә җәяүлеләргә каядыр барырга бик тә авыр. Кем гаепле һәм нәрсә эшләргә дигән сорауларыбызны без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттаховка бирдек.

–Быел кышкы бозлавыклар белән көрәшү өчен 300 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләдек. Хәзерге вакытта транспорт һәм җәяүлеләр йөргән юлларга шушы катнашманы сибү белән шөгыльләнәбез,–дип хәбәр итте җитәкче.

Чынлап та, тәҗрибәле шофер Наил Хәмәтшин йөрткән юл машинасы автомобиль юлларына ком сиптерә. Ә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчеләре Риназ Гаязов һәм Мансур Кәлимуллин тротуарларны чистарту белән мәшгуль. Җирлек җитәкчесе бозлавыкка каршы көрәшнең дәвам иттереләсенә ышандыра. Ләкин шуны да әйтәсе килә: оешма һәм предприятиеләр, кибетләр җитәкчеләре үз биналары тирәсен кешеләр йөрер өчен куркынычсыз итү – бозлавыктан котылу турында кайгыртсыннар иде.

Бозлавыктан бит үзебез үк зыян күрәбез. Моны соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенең табиб-травматологына мөрәҗәгать итүчеләрнең күбәеп китүе дә раслый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев