Базарлы Матактагы автовокзал бинасы каршындагы мәйдан үзгәрешләр кичерде. ФОТО
Базарлы Матактагы автовокзал бинасы каршындагы мәйдан һәм аңа керү юллары вак таш түшәп асфальтланды.
Һәр район үзәгенең йөзен аның автовокзалы да билгели, дигән сүз бар. Бик күп транзит автобуслар һәм бүтән транспорт чаралары автовокзалга туктап уза һәм аның торышы буенча бөтен район турында фикер йөртә. Менә безнең автобуслар, таксилар халыкны утыртып китә, кайтарып куя торган мәйдан да матурайды, шоп-шома асфальтлы булды.
“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, район үзәгендәге Мәктәп һәм Совет урамнарына да икенче кат асфальт җәелә. Шаһивәлиев урамы буенча вак таш һәм ком катнашмасыннан каты түшәмәле юл ясау дәвам иттерелә. Чуаш Шәпкәсендә үзәк урамга
“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренә дә вак ташлы юл төзелеп бетеп килә. Хәзер юл эшчеләре анда су агу өчен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев