Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матактагы «Колос» кинотеатрында узган атнада 90 кеше булган

Базарлы Матактагы «Колос» кинотеатры җәй айларында да буш тормый.

Монда һәр көнне төрле нәфис фильмнар күрсәтәләр. Мәсәлән, узган атнада кинотеатрда 90 кеше булып, кино караган.

Биредә прокатка чыккан яңа фильмнарны карарга мөмкин. Киноучреждение хезмәткәрләре «Яшь имәннәр» балалар сәламәтләндерү лагеренда да еш кына нәфис фильмнар, мультфильмнар күрсәтеп кайталар. Шулай ук авылларга чыгып та киносеанслар оештырыла.

Район киноучреждениесенә берничә ел элек заманча цифрлы киноҗиһазлары тапшырылган иде. Кыскасы, зур экранда югары сыйфатлы кино караучылар саны арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев