Базарлы Матак урта мәктәбендә директорларның тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен район семинары үткәрелде
Татарстанда 2015-2025 нче елларга исәпләнгән укучыларга тәрбия бирү стратегиясе эшләп килә. Семинарда Базарлы Матак мәктәбендә шушы стретегиянең төп юнәлешләренең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләштеләр. Директор урынбасарлары башта шушы темага коллегалары Р.Галиеваның докладын тыңладылар, инглиз теле укытучысы Л.Садыйкова үткәргән "Балалар арасында тынычлык дулкыны" дигән акция белән таныштылар. Аның укучылары чит илдәге...
Татарстанда 2015-2025 нче елларга исәпләнгән укучыларга тәрбия бирү стратегиясе эшләп килә.
Семинарда Базарлы Матак мәктәбендә шушы стретегиянең төп юнәлешләренең ничек тормышка ашырылуы турында сөйләштеләр. Директор урынбасарлары башта шушы темага коллегалары Р.Галиеваның докладын тыңладылар, инглиз теле укытучысы Л.Садыйкова үткәргән "Балалар арасында тынычлык дулкыны" дигән акция белән таныштылар. Аның укучылары чит илдәге яшьтәшләренә адреслап һәм дуслыкка өндәп открыткалар ясаганнар. Семинарның икенче өлешендә сыйныф җитәкчеләре Татьяна Балакирева, Е…Леонтьева, Валентина Желтухина һәм китапханәче Ирина Крылова төрле темаларга багышланган класс сәгатьләре күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев