Безнең малайлар Нурлат һәм Аксубай районы футболчыларын җиңделәр
8-9 февральдә Аксубайда 2012 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Татарстан кубогына зона ярышлары үткәрелде, аларда сигез команда катнашты.
Безнең малайлар Нурлат һәм Аксубай районы футболчыларын җиңделәр, әмма Чистай шәһәренең “Олимп” командасына 4:1 исәбе белән оттырдылар һәм чирек финалга чыктылар. Аннары Болгардан килгән “Волна” командасын җиңделәр. Уен барышында берара 0:2 исәбе белән оттырып, яшь футболчыларыбыз җиңүгә омтылышларын, нык холыклы икәнлекләрен күрсәттеләр дә, башта исәпне тигезләделәр, аннары пенальти буенча 3:2 исәбе белән уенны тәмамладылар. Җиңү китергән тупны капкага Эмиль Сибагатов кертте.
Ярымфиналда исә безнең “Актай” командасы “Олимп”ка 1:2 исәбе белән оттырды. Өченче урын хакына очрашу аның җиңүчесенә Татарстан кубогы финалында катнашу мөмкинлеге бирә иде (финал язгы каникулларда үткәреләчәк). Безнең команда составында уйнаган Мәлик Шәфигуллин (капкачы) һәм Таһир Шакиров җиңү өчен барысын да эшләделәр. Таһир әле зона турнирының иң яхшы хөҗүмчесе итеп тә танылды, чөнки ул уеннарда капкага җиде туп кертте. Сакчылар Адель Фәхретдинов һәм Марк Петухов та ышанычлы уйнадылар. Футбол кырында Таһир Гафиятуллин, Тимур Сабиров, Данил Толмачев, Булат Нургазизов һәм Арслан Нигъмәтуллин үзләрен бары уңай яктан гына күрсәттеләр. Матчның соңгы минутларында Шамил Кәримов чын спортчы холкына ия булуын раслады. Ул кырда яхшы уенчы гына түгел, бик әйбәт капка сакчысы да икән бит. Соңгы минутларда Мәлик травма алды һәм аның урынына капка сакларга Шамил басты. Ул капканы һичшиксез керергә тиешле биш туптан саклап калды, моның белән командага финалга үтәргә ярдәм итте.
Яшь футболчыларның тренеры Рифкать Сәгъдиев. Остазлары малайлар белән аларның балалар бак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев