Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүгенге көндә Әлки районында яшәүче 120 кеше гаилә әгъзаларына алимент түли

 Бала турында кайгырту ата-ананың бурычы икәнлекне һәркем белә, шулай тиеш дип кабул итә.


 Ләкин кайберәүләргә, бигрәк тә гаиләсе, ул-кызлары барлыгын онытып җибәргән әтиләргә, ә кайчак әни кешеләргә дә кат- кат тукырга, исләренә төшереп торырга кирәк икән шул. Моны үз ирке белән эшләмәүчеләрне мәҗбүр итәргә дә туры килә. Сүз балаларына закон буенча тиешле акчаны – алиментны түләмәүчеләр хакында. 
 
Бүгенге көндә районда яшәүче 120 кеше гаилә әгъзаларына алимент түли. Аларның 69 ы, моны үзвакытында эшләмичә, бурычка баткан: балаларын ашату, киендерү, башка кирәк-ярак белән тәэмин итүдә айлар, ел¬лар буе катнашмый алар. Мондый очракларда эш кайчак суд приставларына кадәр барып җитә, бурычлыны акча янчыгын капшап, ул-кызларына тиешлене бирергә алар мәҗбүр итә. 
Безнең район өчен өстә әйтелгән сан¬нар бик тә зур бәла. Бу проблеманы хәл итүгә хакимиятнең, аерым алганда, район баш¬карма комитетының алынуы да шул хакта сөйли. Аның җитәкчесе Илнур Юсупов али¬ментлар буенча бу¬рычлыларга багышлап киңәшмә үткәрде. Төп мәгълүматны район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова җиткерде. Бу¬рычлылар исемлегенең шундый зур булуын бо¬лай дип аңлатты ул: 
– Әлеге исемлектә безнең районда гомумән яшәмәүчеләр дә, ана капиталына өй алып пропискага кергән һәм исәптә генә бездә торучылар да, төрмәләрдә утыручылар да бар. Шул ук вакыт¬та беркая эшләмәгән һәм кереме булмаган “хәсрәт” ата-аналар да аз түгел. Кайберләренең балаларына бурычлары 200-300 мең сумга җитә бит.
Балаларын үстерүдә берничек тә катнаш¬маучылардан алимент түләтү суд приставлары эшенә әйләнә. Мөгаен, алар тарафыннан ти¬ешлесе тулысынча эшләнмидер, чөнки, әйтик, “качып йөри”, “эзләүгә бирелде”, “кай¬далыгы мәгълүм түгел” дигән кешеләр дә кайчак шунда, авылында яши булып чыга. Һәрхәлдә, якыннары, туганнары аларның кайдалыгын белә, теләк-ихтыяр җитәрлек булганда бу¬рычлы ата-ананы эзләп табу кыен түгел. Ә бу¬рычын түләтүнең ысул¬лары җитәрлек. 
Закон буенча билгеләнгән али¬ментларны түләүдән качып йөрүчеләргә алга таба яшәү кыен¬лашыр, шәт: татарс¬танда аларга карата җитди чаралар күрергә җыеналар. Әмма эш җәза, мәҗбүр итүдә дә түгел бит. Икәүнең теләге белән дөньяга килгән баланың ни гае¬бе бар? Аннары мондый әти-әниләр шунысын да онытмасыннар: кем белә, бүген “оныткан” балагыздан киләчәктә үзегезгә үк ярдәм со¬рарга туры килмәсме? Картлыгыгызда таяныч булырга теләр микән соң ул?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев