Бүгеннән язылу отышлы
Бу яртыеллыкта әлкилеләр 13639 данә газета һәм журнал алып тора. Шуның 5647 се - район газетасы. Татарстан буенча һәр мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат басмасы туры килсә, безнең районда әлеге күрсәткеч 702 данә тәшкил итә. Бу инде әлкилеләрнең вакытлы матбугат укырга яратулары хакында сөйли. Елның икенче яртысы өчен газета-журналларга...
Бу яртыеллыкта әлкилеләр 13639 данә газета һәм журнал алып тора.
Шуның 5647 се - район газетасы. Татарстан буенча һәр мең кешегә 339 данә вакытлы матбугат басмасы туры килсә, безнең районда әлеге күрсәткеч 702 данә тәшкил итә. Бу инде әлкилеләрнең вакытлы матбугат укырга яратулары хакында сөйли.
Елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылып куярга теләүчеләр моны бүгеннән эшли алалар. 1 февральдән икенче яртыеллыкка вакытлы матбугатка алдан язылу башланды. Алдан язылу иске бәяләрдән башкарыла. Әйтик, "Әлки хәбәрләре"нә алты айга сез 534 сумга языла аласыз. Бүген, төрле түләүләр һәм товар бәяләре үсеп торган заманда, газета бәһасенең дә алга таба артуы мөмкин. Шуңа газетага бүгеннән язылып куючылар отачак кына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев