Борискино авыл җирлегендә яшәүчеләрдән бер генә сорау да кермәде
Борискино һәм Иске Әнҗерәдә узган халык җыеннарында залда утыручылардан бер генә сорау да кермәде. Бу һич кенә дә биредә яшәүчеләргә хас күренеш түгел.
Гадәттә, шушы авылда яшәүчеләр җыелышларда күп итеп сорау бирәләр, нәрсәнедер таләп итәләр, хәтта оршышып та алалар иде. Җыен беткәч, берничә кешедән моның сәбәбен белештем, һәм: “Зарланырга гөнаһ булыр, бик әйбәт яшибез бит!”–дигән җавап алдым.
Инде җыеннар турында тәфсилләбрәк сөйлик. Узган ел дәвамында җирлектә яшәүчеләр гаиләләрендә алты бала туган, әмма 12 кеше вафат булган. Бу саннарның беренчесе – район буенча иң югарыларның берсе. Дөрес, җыенда катнашкан район башлыгы Александр Никошин әйтүенчә, уйланырга урын бар. Чөнки туучылар саны үлүчеләрнекеннән өстенрәк булса гына нәтиҗә әйбәт санала. Шул гына халыкның табигый артуы дип атала. Әлегә исә авылларда сабыйлар күбрәк тусын, ә картлар теге дөньяга “ашыкмасын” өчен тормыш дәрәҗәсен яхшырту өстендә эшләргә дә эшләргә әле. Бераз алгарак китеп әйтик: быел күпләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең сәламәтлеген коронавирус какшаткан. Кадерле әби-бабайларыбызны тизрәк вакциналау хакында район башлыгы да, баш табиб урынбасары Эллада Дюгеева да әйтеп үттеләр. Алар «Әлки хәбәрләре» газетасының “Атна вакыйгалары” кушымтасында китерелгән танылган табиблар фикерләрен искә төшерделәр.
Мөгаен, җыен тәмамлангач, күпләр шундагы ФАПка баргандыр яисә прививка ясату өчен шәфкать туташын үзләренә чакыргандыр. Чөнки барыбызга да омикрон яный, ул беркемнең дә эш урынына да, социаль чыгышына да, дәрәҗәсенә дә карап тормый бит.
Залдан сораулар бирелмәүнең тагын бер сәбәбе, мөгаен, экранда бик тә аңлаешлы таблицалар күрсәтү белән бәйледер. Борискино җирлеге башлыгы Галина Самарина – авыл җирлекләрен җитәкләгән хатын-кызлар арасында иң тәҗрибәлесе. Бу урында ул ике дистә елдан артык хезмәт куя, шуның өстенә белеме буенча да икътисадчы. Халык бит үзеннән җыелган акчаның һәр тиененең нәрсәгә тотылуын күреп сөенә. Үзара йөкләнгән кертемнәрнең 416 мең сумын урам юллары челтәрен төзү һәм ремонтлауга, 184 мең сумын шул ук урамнарны яктыртуга, 377 мең сумын су белән тәэмин итүгә тотканнар. Моның өстенә халыктан кергән һәм дәүләт өстәгән акчаларның бер өлешеннән файдаланып авыл зиратларын төзекләндергәннәр һәм балалар мәйданчыгына спорт җиһазлары алып куйганнар, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар кайтартканнар, күлләрен чистартканнар, тирәнәйткәннәр.
Авыллар проблемаларын җайга салуда Иске Әнҗерәдә туып үскән, хәзер “Челтәр компаниясе” директоры урынбасары Азат Мәҗитов еш булыша. Ул туган авылында яңа су башнясы куйдырткан. Өлкәннәр көненә багышлап якташ пенсионерларга азык-төлек салынган пакетлар тарату да Азат Илгиз улы өчен үзенә күрә бер традиция. Балаларга аның исеменнән Белем көнендә, Яңа ел алдыннан шулай ук бүләкләр бирәләр. Ул 300 гаиләнең шәҗәрәсен төзүгә киткән чыгымнарны да тулысы белән үз өстенә алган.
Авылдашларына башка якташлары да бик булыша. Республиканың мотор төзү оешмаларының берсенең җитәкчесе урынбасары Риназ Шәфигуллин гаҗәеп матур агач мәчет төзеткән. Ә Булат Нуруллин авыл зиратын карт агачлардан арындыруда булышкан. Әмма юл буенда куерып үскән агач һәм куакларны кисеп алу өчен кеше табылмаган. Күрше Чуаш Кичүеннән берәүне ялларга туры килгән.
Шулай да җирлектә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле. Әйтик, Әнҗерәдә яшәүче күп балалы Газизовларның торак мәсьәләсе хәл иткәнне көтә. Кайбер авыл кешеләре хәзергә кадәр дивиденд сыйфатында бирелгән бөртекне дә алып китмәгәннәр. Сүз уңаеннан: узган елда бөртеклеләр уңышы түбән булуга карамастан, “Кызыл Шәрык” үз йөкләмәләрен тулысы белән үтәгән.
Җыен тәмамлангач, Виктор һәм Валентина Пастуховларны гаилә бәйрәмнәре белән котладылар. Виктор Арсеньевич гомер буе тракторчы булып эшләгән, тормыш иптәше “Мир” совхозында дуңгызлар караган. Кулга-кул тотынып 55 ел бергә гомер иткән ир белән хатынга залда утыручылар гөрләтеп кул чаптылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев